Ноябрьдә Казаннан Истанбулга авиарейслар ачыла

1 ноябрьдән Истанбулга Казаннан яңа халыкара рейс ачыла. Очышлар атнага дүрт тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Бу турыда Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Рейсларны Казанның «Победа» лоукостеры башкара. Аларга Истанбул халыкара аэропорты хезмәт күрсәтә. Шулай ук атнага ике тапкыр Казаннан Анталиягә даими рейслар бар.

Россиялеләргә Төркиягә 60 көнгә кадәр вакыт аралыгында барып кайту өчен виза рәсмиләштерергә кирәкми. Билетларны «Купить билет» хезмәте аша аэропортның рәсми сайтында һәм мобиль кушымтада алып була.

СОVID-19 таралуын булдырмау өчен, Россиягә чит илләрдән килгән кешеләрдән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте билгеләгән карантин кагыйдәләрен үтәү таләп ителә, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү