Мәктәпләрдә бәхәскә кергән балаларны үзара сугыштырмыйча гына эшне җайга салучылар барлыкка килергә мөмкин

Россия Юстиция министрлыгы соңгы көннәрдә кызыклы бер яңа закон проекты әзерләп тикшерүгә тәкъдим итте. «Россия Федерациясендә бәхәсләрне арадашчы ярдәмендә (медиация) җайга салу» дип аталган яңа канун, кабул ителә калса, кешеләр арасындагы конфликтларны йодрык кулланмыйча гына хәл итү юлларын табарга булышыр дип көтелә. Канун бөтен җәмгыятьне иңләүне күз алдында тотса да, анда мәктәптәге тукмашуларны тыныч юл белән туктату турында аерым юллар бар.

Хәзерге мәктәптәге вазгыять күпләргә таныштыр. Яхшы билгегә укучылар – «ботаник»лар – моның өчен үзләрен яратмаган хулиганнардан зыян күрә. Физик кимчелекләре булганнарга да таза-сау иптәшләренең көн күрсәтмәүләре еш очрый. Байлык – кием-салымга бәйле тигезсезлекләр дә конфликтны аз тудырмый. Зур шәһәр мәктәбе коридоры тәнәфес вакытларында шөпшә оясын хәтерләтә. Анда күрер күздән яшерен рәвештә зур драмалар уйнала, психологик травмалар ясала. Эш кайвакыт балалар суицидына кадәр барып җитә. Үсмерләрнең коралланып килеп мәктәптә ут ачулары, үзен кыерсытучылардан канлы үч алулары да очраштыргалый.
Һәр мәктәпнең үз атмосферасы инде, әлбәттә. Бу юлларның авторы отличниклар культы яшәгән мәктәптә эшләде. Анда гадәттә «ботаник»лар физик яктан да көчле һәм кешелек сыйфатлары белән дә хөрмәткә ия булып санала иде. Шуңа күрә аларга кагылу турындагы уй беркемнең дә башына килмәде. Аеруча йомыкый һәм зәгыйфь балаларның җиңелчә үртәлүләргә очрауларын гына бераз хәтерли. Җиңелчә генә үртәшүләр дә йөрәккә зур яра сала, билгеле.
Яңа закон проекты законга әйләнсә, мәктәпкә медиатор дигән белгечләр киләчәк. Боларның төп вазыйфасы – конфликтка кергән якларны үзара сугыштырмыйча гына эшне җайга салу. Корбаннарны эзәрлекләүче белән үзара сөйләштереп килештерү ягъни. Бу эшнең җаен белгән белгечләр әзерләнер, билгеле. Медиатор бер якка да кушылмаучы, аерым мәнфәгатьләре булмаган профессионал булырга тиеш дип уйланыла. Ике арага ул килеп кергәч, конфликттагы якларның икесе дә канәгать калырга, кул күтәрү түгел, бер-берсенә начар сүзләр әйтүдән дә тукталырга тиешләр.
Мәктәптә медиатор булып махсус реестрга кертелгән кешеләр генә эшләячәк. Аларның яше утыздан да ким булмаска, югары белеме һәм махсус әзерлеге булырга тиеш. Медиаторның эше – бәлагә тарыган балаларны үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү. Әйтик, һәрбер отличникка хулиганнар килеп бәйләнми бит. Медиатор өйрәткәннән соң, каһәрләнүгә дучар булучы укучылар үз-үзләрен яклауның дөрес ысулын үзләштерерләр дип уйланыла. Адвокатлар Федераль палатасы яңа проект турында яхшы фикерләр әйткән инде. Әмма алар адвокатларга һәм нотариусларга медиация белән шөгыльләнүне тыю белән килешмиләр. Нәкъ менә адвокатлар медиация серен яхшы беләләр дип саныйлар. Медиаторлар челтәре барлыкка килсен өчен, аның икътисади стимулларын табасы бар икән әле. Юк-бар акчага гына ызгыш чыккан яклар арасына кысылып йөрүчеләрне табу кыен булачак бит.

Рәшит Фәтхрахманов
Фото: www.lifeisphoto.ru


Фикер өстәү