Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган сырхаулар өчен әзерләп куелган ятак урыннары 90 процентка диярлек тулган.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев “Пандемия 2020: авырлыклары, чишелешләре, аянычлы нәтиҗәләре” дигән темага үткәрелгән онлайн-конференциядә шулай дип белдергән, дип хәбәр итә “Комсомольская Правда”. Шул ук вакытта, министр урынбасары әйтүенчә, коронавирус йоктыру аркасында хастаханәгә эләккән сырхауларның 20 проценты – җиңелчә генә авыручылар. “Асылда өйдә ятып дәваланырга тиешле сырхаулар бу. Ягъни, бик кирәк булса, ятак урыннарын 20 процентка бушатырга мөмкин”, – дигән ул.
Кичә – 13 октябрьдә, илдә чирләүчеләр санының пандемия башланганнан бирле рекордлы санда җиткән (13 868 очрак теркәлгән). Гомумән алганда, Россиядә ковид-19 йоктыручылар саны 1 326 178 кешегә җиткән инде. “Роспотребнадзор” Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов әйтүенчә, илдә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны үсү әле тагын 20 көн чамасы – ноябрьнең беренче декадасына кадәр дәвам итәргә мөмкин.