103 яшьлек Шафыйк Мөстәкыймов: «Тавыш бетте, җырлый алмыйм, шуңа гына ачу килә»

Республикада иң өлкән бабай Казанда яши. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшьлек Шафыйк Мөстәкыймов. Шафыйк бабай бүген урамга чыгып йөри алмаса да, үзен уңай хис итә. «Тавыш бетте, җырлый алмыйм, шуңа гына ачу килә», – дип уфтанып куйган чаклары да була.

Дөрес туклану, сәләмәт яшәү рәвеше… Озын гомер кичерү өчен болары да кирәк. Әмма Шафыйк абый әйтмешли, озак яшәү сере Аллаһы Тәгалә биргән гомергә бәйле. Нәселләрендә озын гомерле кешеләр юк, энекәшләре дә үлеп беткән.
– Байлыкка кызыкмады, кешедән көнләшмәде. Әтиегез сугыш ветераны бит, ник машина сорамыйсыз, дигән кешеләргә, кирәкми, дип кул гына селтәде. Машинага да, өйдәге җиһазларга да исе китмәде аның. Иң зур бүләк – гомер, дип әйтә. Әти сугыш башлануга яу кырына китеп, аннан 1949 елда гына әйләнеп кайткан. Өйгә исән килеш кайтып, хет өч кенә көн торсам да, җитәр иде, дигән. Моңа кадәр хәтере бик шәп булса да, соңгы вакытта кайбер әйберләрне оныткалап җибәрә. Бу яшькә кадәр яшәү кирәкме икән? Сиңа да җайсыз, миңа да, ди. Урамга чыгып йөри алмагач, эче пошкалый, – ди кызы Әлфия ханым.
Сәламәт яшәү рәвеше димәктән, Шафыйк абыйны аптыраткан нәрсәләр дә юк түгел. Гомер буе ашказаны авырткан аның. Аның каравы, хастаханә юлын таптамаган. Тик менә 90 яшьтән соң 4-5 операция кичергән. «Соңгы вакытта операцияләр ясатсам да, бик тиз аякка бастым. 101 яшьтә бот сөяген сындырганнан соң да 1-2 атна эчендә төзәлде. Яшьләр хастаханәдә диварга тотынып йөрсә, мин бик тиз терелдем. Нәрсәнең хикмәте бу?» – ди Шафыйк абый. Әле тагын чордашларының бакыйлыкка күчеп бетүенә га­җәп­ләнә. «Кара әле, бер яшьтәшем, дусларым калмаган икән бит, барысы да үлеп беткән», – ди. Яшь барса да, күңел үзгәрми. Кунакка йөрергә, аларны каршыларга яраткан бабай. Коронавируска бәйле вазгыять кенә моңа киртә булган. Шулай да аралашырга ахирәт тапкан әле. Күрше йортта яшәүче 86 яшьлек бер бабай белән дуслашкан. Дөрес, Шафыйк ага хәзер «ходунки»да йөри.
90 яшькә кадәр бакчада мәш килеп, яшелчә, җиләк-җимешләр үстергән. Хатыны Саймә авырый башлагач кына бакчаны сатарга мәҗбүр була. Тормыш иптәшен тәрбияләгән. Саймә апа мәрхүмә инде. Алар икесе дә бер авылдан – Пермь краеның Барда районыннан. Сәламәтлеге мактанырлык булмагач, өйләнергә дә исәбе булмаган. Никах күкләрдә укыла, диләр. Язмышы күршедә генә көткән булган икән. Казанга күченеп, Саймә апа белән 64 ел бик матур гомер кичергәннәр.
Шафыйк абый кызы Әлфия апа тәрбиясендә яши. Пенсиягә кадәр «Татмебель» оешмасында столяр булып эшләгән. Өйдәге җиһазларның барысын да үз куллары белән ясаган. Элеккеге кеше бар нәрсәнең дә кадерен белә. Шуңа күрә модасы чыкты дип кенә чыгарып аттырырга кулы бармый. Гади эштә эшләсә дә, һәрвакыт үзен чиста-пөхтә йөрткән. Матур киенергә яраткан. Шуңа күрәдерме, бер белмәгән кешеләр, син хәрбиме, әллә берәр җитәкчеме, дип сорый торган булган.
4 сыйныф кына белемле булса да, бабай бик зиһенле булган. Пенсиягә чыккач, гарәп алфавитын өйрәнгән. Һәр атна кичендә юынгач, әрвахлар рухына Коръән укый. Хәтере чуалып киткәләсә дә, оныкларының исемнәрен онытмас өчен, кабатлап тора. Дөнья вакыйгалары турында да кызыксына. Хәзерге җитәкчеләргә имин, тыныч тормыш өчен рәхмәт әйтә. Бүгенге яшьләр оҗмахта яши, ди. Бу урында ач-ялангач балачак елларын искә төшерә. Әнисе киндердән теккән чалбарны киеп, мәктәпкә барган, аяк­лары туңган чакларны әле дә хәтерли. Сугыш хатирәләре – үзе бер озын тарих. Аның эченә кереп китсәң, чыга алмыйсың.
Шафыйк абый күп йокларга да, ашарга да яратмаган. Дөрес, хәзер көндезләрен дә йоклый. Ашказаны авырткач, гомер буе диетада утырган. Күбрәк ботка, аш, яшелчәләр белән туклана. Тозлы балык, казылык ашамый. Кайчак, пилмән ашыйсы килә, ди икән. Кызы пешергән бисквит белән тәмләп чәй эчә. Аның каравы тормышны яраткан, җыр-моң, уен-көлке белән һәрвакыт дус булган. Әле 101 яшькә кадәр өздереп җырлаган. Хастаханәләрдән табиблар, сырхауларны шаккатырып кайткан. Әти, авырганыңа ышанмаслар тагын, зинһар, тукта, өйдә җырларсың, дип үгетләгән аны кызы. Хәзер дә җырлаштыргалый, әмма тавышы үзе теләгәнчә генә чыкмый.
Иң рәхәт вакыт дип Шафыйк абый 85 – 90 яшькә кадәрге чорны саный. Бу чорда күпме кирәк чапкан, йөгергән. Картайгач, әнә шул хәрәкәт җитми. Матурлыкны күреп, тормышны яратып калыгыз!

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү