Коронавирусны дәвалау өчен кирәкле дарулар тормыш өчен кирәкле препаратлар исемлегенә кертелгән

Коронавирусны дәвалый торган препаратлар тормыш өчен кирәкле дарулар исемлегенә кертелгән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Мурашко хөкүмәт тарафыннан тормыш өчен кирәкле булган мөһим препаратлар исемлеген киңәйтү буенча боерыкка кул куган. Анда коронавирусны дәвалауга кагылышлы препаратлар кертелгән.

Алар арасында хәзер «Фавипиравир»да булачак. Препарат бәясен федераль антимонополия хезмәте белән килештерү буенча билгелиячәкләр.


Фикер өстәү