Голикова Татарстанны битлек режимын катгый төстә үтәгән өчен мактаган

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова республикада битлек режимын үтәүне катгый төстә контрольдә тоткан өчен Татарстанны мактап телгә алган.

Бу хакта ул видеоэлемтә рәвешендәге киңәшмә вакытында Президент Владимир Путинга сөйләп үткән. “Чирләүчеләр азрак булган төбәкләрдә эпидемиягә каршы барлык чараларны максималь дәрәҗәдә куллану һәм аларның үтәлешенә контрольлек итү күзәтелә. Мисалга, битлек киеп йөрүгә бик нык контрольлек булдырылган Чечня Республикасында һәм Татарстан Республикасында чир йоктыру 100 мең кешегә бер берәмлектән азрак туры килә”, – дигән Голикова.
Аның әйтүенчә, Covid-19 инфекциясе таралуга бәйле хәлләр – төрле төбәкләрдә төрлечә. 9 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Россиянең 38 субъектында чирләүчеләр саны арту, 29ында – тотрыксыз вазгыять күзәтелә.


Фикер өстәү