Фермер Илнар Әхмәтҗанов: «Җир белән ара өзелсә, кеше бәхетсез була»

Җиңел кәсеп түгел. Шуның белән кызыклы да инде ул. Зәй районының Имәнлебаш авылы фермеры Илнар Әхмәтҗанов тавык үрчетү турында әнә шулай сөйләде.

Бөтен эшнең җае бар. Фермаң чиста, ризык төрледән булса, вакцинация ясатсаң, тавыклар авыр­мыйлар икән.
– Бройлерлар үрчетүне башта өйдә сынап карадым. Беренче елны мең баш алдым, аннары тагын бер меңгә арттырдым, аннары тагын бер меңгә… Эшне тагын да җәелдерәсе килә бит. Шуннан арендага ферма бинасы алып тордым, алга таба бинаны сатып алдым. Киләчәктә тагын да колачлырак эшлисе килә.
Илнар әнә шулай сөйли. Ә без аның туган җире белән араны өзмәвенә сокланабыз. «Җир белән ара өзелсә, кеше бәхетсез була дип уйлыйм. Җиргә якын булырга кирәк. Ул – яшәтүче дә, ашатучы да», – ди егет.
Дөрес, бу юлга басканчы, техникумда урта, институтта югары белем алган, армия хезмәтендә булып кайткан, заводта, «Чаллы-бройлер» кош­чылык комплексында тәҗрибә туплаган әле ул. «Тормышымның бер генә сәхифәсен дә кыс­картмас идем, аның һәрберсе сабак алу өчен кирәк булды», – ди яшь фермер.
Эшен җиренә җиткереп башкаргач, үзе турында матур дан тирә-якка таралган. Аның тавыклары Чуашстанга, Пензага, Йошкар-Олага, кыскасы, бөтен Россиягә тарала.
Бройлер тавыгы ике айда үсеп җитә. Шуңа күрә бер елда 4-5 тапкыр чеби алып үстерергә өлгерә фермер.

Монда бар да бар

Зәй агросәнәгать паркына аяк баскач, әнә шулай дип шаккатасың. Мәтрүшкәсе, балы да, ит, сөт ризыклары да, ярмаларның да нинди генә төрләре юк. Халык сатып алыр­га дип тә, үзеннән арткан яшелчә, итен сатарга дип тә килә бирегә.
Агросәнәгать паркы 100 мең кв. метр мәйданны били. Аның 1000 кв. метрында сәүдә залы урнашкан. Баксаң, биредә ит ризыгының гына да егермедән артык төре тәкъдим ителә икән. Пилмәне дә, мантые да, кызылык, тутырмасы да – бар да бар. Җитәкче урынбасары Дмитрий Соловьев әйтүенчә, итен дә, казылыгын да, дерелдәвекне дә яратып алалар.
Сату урыннары исә халыкка бушлай бүлеп бирелә. Сөт продуктлары биредә генә түгел, шәһәрдәге махсус кибеткә дә җибәрелә.
Агропромпаркның ит эш­кәр­тү цехы кебек үк, яшелчә эш­кәр­­тү цехы да популяр. Ху­җа­лык­лардан китерелгән яшел­чә юыла, эшкәртелә һәм вакуумлы капларга салып сатуга чыгарыла. Ризыклар мәктәп, балалар бакчаларына да җибәрелә.
Паркта якын-тирә районнарның продукциясе дә бар. Хуҗалык итүнең кече һәм урта формаларын үстерергә менә дигән мөмкинлек бу.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү