«Исәнме сез?» фильмындагы табиб прототибы Тәлгать Сөләйманов: «Авыр хәлдәге кешеләрнең исемнәре дә, нинди операция ясалганы да хәтердә»

Табиб булу өчен иң элек кешене яратырга кирәк. Мондый сыйфатны укытып кына биреп булмый. Зәйнең танылган табибы Тәлгать Сөләйманов әнә шулай ди. Хатыны Гүзәл ханым да озак еллар кеше сәламәтлеген кайгырткан, ике уллары да медицина юлын сайлаган. Танылган исемнәре юк, аның каравы, алар хакында фильм төшерәләр.

Сарман егете Мирзаһит улы Тәлгать, Зәйгә килеп төпләнгәнче, Казанда белем ала, Лениногорскида интернатура уза, армиядә табиб булып хезмәт итә, шул арада булачак хатыны Гүзәлнең укуы тәмамланганны көтә. Шуннан соң 40 ел бер урында эшли. 30 елын Зәйдә травматология бүлеген җитәкли, меңләгән кешене аякка бастыра.
– Ничә кеше дәвалаганымны төгәл генә әйтә алмыйм. Совет заманында безнең травматология бүлегендә 60 урын бар иде. Беркайчан да буш булмады. Авыр хәлдәге кешеләрнең исемнәре дә, нинди операция ясалганы да хәтердә, – дип искә ала табиб. – Бер егетне алып килделәр. Өстеннән ике тапкыр «КамАЗ» таптап чыга. Сынмаган сөяге сирәк иде. Дистәдән артык операция ясарга туры килде. Шөкер, аякка бастыра алдык. Соңыннан тәнендәге металл конструкцияләрне алдырырга килергә тиеш иде. Килмәде. 25 ел узгач күрештек. Ник килмәдең, дим. Хәмер белән араны өзәсең, өйләнәсең, дип кайтарып җибәргән идем. Вәгъдәләрен үти алмаган, шуннан оялган икән. Тагын бер вакыйга истә калган. Бер бабайга операция ясадык, файдасы булды. Берничә айдан кабат килде бу. Керде, кесәмә нидер салды, чыгып та китте. Эшемне тәмамлагач, карасам: 100 сум акча. Артыннан чыгып, куып тоттым үзен. Бабай елый-елый рәхмәт әйтә, ә мин акчаны кире би­рдем. Өйгә кайткач сөйләгән идем, хатыннан эләкте инде. Хез­мәт хакы – 120 сум, Гүзәлнең ике бала белән декретта утырган вакыты.
Быел табибларның кадере аеруча артты. Тәлгать абый белән ул хакта да сөйләштек. «Бу һөнәр ияләренә дәүләт зуррак игътибар бир­сен иде. Әйтик, шул ук торак мәсьәләсендә. Талантлы яшьләр бар. Әмма аларны вакытында кызыксындырырга кирәк, – ди табиб. – Яшь белгечләргә киңәшем дә бар: табиб һәрвакыт шикләнергә, төрле юллар эзләргә тиеш. Кеше гомере өчен җавап бирәбез бит.
Артык ышаныч та комачау итә. Башкаларга ярдәм итү өчен исә кешене яратырга кирәк. Монысы – төп шарт. Мин бу һөнәрне балачак хыялы булганга сайладым: әнием авырды, аңа ярдәм итәсе килде».
Гүзәл һәм Тәлгать Сөләймановлар өч ул үстергән. Икесе табиб һө­нәрен сайлаган. Берсе – Әлмәттә, икенчесе Алабугада эшли. Сөләймановлар гаиләсенең тормышы «Исәнме сез?» фильмында да чагылыш табачак.
– Узган ел Камал театры сәхнәсенә чыккан спектакльнең сценарий авторы Мансур Гыйләҗев – безнең туганыбыз. Тәлгатьнең нинди шартларда эшләгәнен күреп торды. Яңа ел каршылаганда да,
Сабантуй мәйданыннан эшкә китү дә аның өчен гадәти хәл иде. Спектакльнең премьерасына бардык. Охшашлыклар бар. Хәзер инде фильм чыкканны көтәбез, – ди Гүзәл ханым.


Фикер өстәү