Блогер Миләүшә Фәләхова: «Тормыш ялкауларны яратмый»

Бәйрәмнәр аз дип әйтеп булмый бездә. Өстәвенә искеләренә яңалары өстәлеп тора. Менә бүген дә чагыштырмача яшь бәйрәм – Халыкара авыл хатыннары көне. Аны беренче тапкыр 2008 елда үткәргәннәр икән. Әйтүләренчә, авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү өчен кертелгән дата икән бу. Хатын-кыз тормышны сөйрәп баручы, кирәк икән – тракторын да иярләүче, кирәк икән – янган өйгә дә бәреп керүче дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Тик шунысы бар: дөньяда 500 миллион авыл хатын-кызы ярлылык чигендә яши.

Авыл хатынының көне ничек үтә? Ничек мул тормыш корырга, яшәүнең тәмен белеп яшәргә? Бу хакта Мамадыш блогеры, җор телле Миләүшә Фәләхова белән сөйләштек.

– Миләүшә апа, бүген нинди бәйрәм, беләсезме?

– Бәйрәмнәр күп инде ул, кызым. Барысын да билгеләп үтеп тә булмый. Кечкенәдән канга сеңгәннәрен, мәсәлән, Яңа елны бергәләп җыелып бәйрәм итәбез. Калганы шулай уза да китә. Нинди көн соң бүген?

– Халыкара авыл хатыннары көне.

– Безнең бәйрәм икән алайса.

– Авыл кешесенең иртәсе ничәдә башлана? Ял итәргә вакыты бармы аның?

– Бишенче яртыда аяк өстендә булырга кирәк. Чөнки ике сыерыбыз, алты бозавыбыз бар. Чебешләрне күпләп алабыз. Алары тулысынча үземнеке, боларны карауга берәү дә катышмый. Чебешләремнең кайберләре 4әр кило булды, Аллага шөкер. Олы маллар Фәнисем карамагында. Аңа Русланым булыша. Ул безнең тәрбиягә алган балабыз инде. Русланның курсташы Славигым да безгә кайтып йөри иде, ул да үз улым кебек якын булды. Соңгы вакытларда гына югалды әле. Эшкә урнашты, вакыты юктыр… Бер кайтыр дип көтәбез. Славик дигәннән, чын исеме Владик аның, мин Славик дип дәштем дә, шулай кереп калды…

– Славик сезнең гаиләгә ничек килеп кушылды соң?

– Узган елның мартында Мамадышта узачак ярышта катнашырга кайткан иде алар. Бу баланың кунар урыны булмаган, тулай торакны бушатырга кушканнар. Руслан әйтә, Владикның кунар урыны юк, безгә кайтса ярыймы, ди. Кайтсын, дидем. Бергә укыган, бергә тулай торакта яшәгән иптәше бит, ничек ярдәм итмисең?!  Шулай итеп балалар 3-4 көн бездә яшәде дә, китәр вакытлары җитте. Икесенә дә сумкаларын әйбәтләп тутырдым. Әни кеше болай гына озата алмый бит, үзегез беләсез. Славик, икенче атнада да кайтсам ярыймы, дип сорады. Кайт, балам, дим. Шуннан безгә кайтып йөри башлады, дистанцион уку чорын да бездә үткәрделәр. Бик әйбәт укыдылар икесе дә. Тырышып укыганнарга уку йорты паекны да зурлап бирде, без Илүсә белән аларны көчкә машинага чыгарып куйдык. Мин аларны «бишле»гә укыйлар дип әйтмим, ныклы «өчле»гә баралар, эшне җимертеп эшлиләр – шунысына шөкер итәм. Дөньяны үзең көч куеп кына алып барып булуын аңлаулары, кешегә салынмаулары яхшы.

https://www.instagram.com/p/B-wJyCnJUMF/?utm_source=ig_web_copy_link

– Ничек тәрбиягә бала алырга булдыгыз?

– Безнең нигезебез шундый бит. Каенанам да үги бала үстергән. Чөнки каенатам берничә тапкыр өйләнгән була һәм бер хатыннан кызы калган була. Бабай каенанама өйләнгәндә, бу кызга нибары яшь ярымнар тирәсе генә була. Ул аны үз баласыдай карап үстерә. Ул заманда опекага рәсмиләштерү булмаган, әби документта биш бала түгел, дүрт ул үстергән булып чутлана. Әбиебез 93 яшенә кадәр яшәде, быел гына гүр иясе булды. Каенатам 87 яшенә кадәр яшәде.

– Кызыгыз, блогер Илүсә (@19ilyca94) дә авылга кайтты. Авылда йокы да, ял да юк дигәндәй, шәһәрдә төплән, дип әйтмәдегезме?

– Алай дип әйтмәдем. Илүсәм тормышымны үзгәртте, миңа яшәү дәрте өстәде. Балалар үсеп таралышып беткәннәр иде, син булмасаң, саргаеп үлгән булыр идек, дим мин аңа әле дә. Ул миңа Инстаграм дөньясын ачты. Туган көнемә 60 меңлек айфон бүләк итте. Аны 50 процентка үзләштереп бетердем инде. Бүген туры эфирга чыгармын, үз тарихымны сөйләрмен дигән идем, сез шалтыраттыгыз.

– Нинди тарих ул?

– 2016 елның ахырында зур кайгы кичердек. Шул хәсрәт аркасында чирли башладым. Башта аягым бетте, аннары шикәр күтәрелде. Кулдан эш китте, мин акрынлап сүрелә башладым. Башыма, болай барса, каен төбенә китәм икән, дигән уйлар керә башлады. Бу халәттән Ралина исемле кыз йолкып диярлек алды. Аның киңәшләре белән шикәремне контрольдә тотарга өйрәндем, авырлыгымны киметтем. Ләкин без олы сөякле кешеләр инде, артык ябыгып булмый. Аннары аягыма операция ясаттым, шуннан соң бер елга якын аякка баса алмадым. Хәзер хәтта Илүсә белән йөгерергә дә чыгабыз.

– Авыл кешесенең көне ничек үтә?

– Ярты көн малларга ризык әзерләп үтә. Олы малларга бәрәңгесен, арпасын пешерәсең. Бакча эшләрен яратам. Бүген сарымсак утыртам, берничә тапкыр уңыш бирә торган кура җиләкләре куакларын кышка кисеп, әзерләп куям. Миңа быел бик зур парник ясап бирделәр. Быелгы төсле помидор уңышын күргәнем юк иде. 5-6 чиләк помидор үзләрен эшкәрткәнне көтеп ята әнә. Моннан тыш үз кибетебез бар. Иртән ирем ача, аннары кибетче килә, көннең икенче яртысында мин кибетче урынына басам. Тормыш шулай бара инде ул.

– Миләүшә апа, авылда яшәү рәхәтме, шәһәрдәме?

– Кайда да китереп бирмиләр. Тормышың иркен булсын дисәң, кайда да эшләргә кирәк. Шунысы бар: тормышның тәме, эшнең кызыгы, күңелең тыныч булырга тиеш.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү