«Юл акчасы миңа кайчан килер?»

Яңа закон буенча 55 яшемнән пенсиягә чыга алмадым. Тагын ярты ел көтәргә туры килде. Бу чорда эшләмәдем. Беренче пенсиямне 5 июнь көнне алдым. Аны алуга район социаль яклау бүлегенә юл акчасын рәсмиләштерергә дип документларымны илттем. Барысы да дөрес, диделәр. Хәбәр җибәрербез, дип алып калдылар. Чыннан да, 20 көн үткәч хәбәр килде. Анда, юл акчасы исәпләнде, аның күләме – 505 сум, дип язганнар иде. Тик акча гына килмәде. Ике ай көттем дә тагын шалтыратып карарга булдым. Трубканы алган хатынның минем белән әллә ни аңлашасы килеп тормады. «Мин татарча белмим, урысча сөйлә», – дигәч, телне ерта-ерта аңлатып та бирдем үзе. «Ждите, все ждут», – дип трубканы куйды. Аптырагач, ничегрәк соң ул, дип авылдагы хат ташучыдан кызыксынган идем. «Ике айдан да соңга калмый иде. Ничек алай булды икән?» – диде. Дүрт ай үткәч, тагын шалтыраттым. Шул ук хатын алды. Тавышыннан таныдым. Күзен дә йоммады, ник моңарчы шалтыратмадың, ник кызыксынмадың дип, мине гаепләп калдырды. Ә акча барыбер юк. Әйтегез әле, зинһар, юл акчасы миңа кайчан булса да килерме икән?

Фәридә Гыйззәтуллина.
Мамадыш районы, Урта Тәкәнеш авылы

Елена Гоня, Мамадыш районы социаль яклау бүлеге хезмәткәре:
– Бердәм юл акчасын исәпләгәндә, алдагы 6 айдагы керем исәпкә алына. Фәридә Гыйззәтуллина ул чорда эшләмәгән. Шуңа күрә салым, госреестр кебек заявка бирелгән оешмалардан безгә «отклонено» дигән җавап килде. Без бу хакта аңа хәбәр бирдек. Ул беренче пенсиясен алгач та, ягъни кереме пәйда булгач та, безгә хәбәр итәргә тиеш иде. Ике айдан гына шалтырату сәбәпле, бердәм юл акчасы соңрак исәпләнде. Фәридә Гыйззәтуллина сентябрь, октябрь айлары өчен акчаны бу айның ахырында алачак.
Редакциядән. Сорау белән җавапны игътибар белән укып карасагыз, аерманы шундук сизәргә мөмкин. Фәридә ханым, пенсияне алу белән документларны тапшырдым, дип барса, социаль яклау бүлегеннән бу гамәлне кире кагалар, ике айдан соң гына мөрәҗәгать итте, диләр. Дөрес, безнең белән сөйләшүдән соң, Елена Николаевна Фәридә ханым белән элемтәгә кергән. Юл акчасын сентябрь, октябрь айларына булыр дип өметләндергән. Әмма Фәридә ханым моның белән килешми. Чөнки ул юл акчасы аңа июль һәм август айларына да тиеш дип саный. Без Мамадыш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул ачыклык кертергә вәгъдә бирде. Әлегә җавап юк. Без бу хәлне контрольдә тотачакбыз.


Фикер өстәү