Авыл хатыны ниләр күрми?

2008 елның 15 октябрендә календарьда яңа бәйрәм барлыкка килә: беренче тапкыр Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы махсус резолюциясе белән авылда яшәүче гүзәл затларны шулай аерым игътибар үзәгенә алырга ниятли. Резолюция «Авыл районнарында яшәүче хатыннарның хәлен яхшырту» дигән баш астында кабул ителә. «Авыл хатынына ни булган?» дигән сорау туа да куя күңелдә.

Вазгыять бөтен Җир шарында бер чама диярлек: кызлар авылда төпләнеп калырга теләми. Авыл – буйдак егетләр урыны, шәһәр кияүгә чыкмаган кызлар яши торган җиргә әйләнеп бара. Яңа гына кулына өлгергәнлек аттестаты тоткан яшь кызның шәһәргә омтылуы аңлашыла. Шәһәр тормышы, бигрәк тә мегаполисларныкы мавыктыргыч, ымсындыргыч булып тоела. Сәгатьле эш, атнага ике ял көне, ял итү урыннарының күплеге һәм төрлелеге… Һәм иң мөһиме – үзеңнең сәләтеңә туры килгән эш табу мөмкинлеге. Авылда исә син һәр яктан кысылган. Эш, берничә бюджет урынын исәпләмәгәндә, бары тик фермада гына. Хезмәт хакы традицион рәвештә түбән. Эшсез калдыңмы, аеруча хатын-кыз булсаң, бүтән барыр урын юк. Ирләр хәзер шәһәргә йөреп тә эшли. Гаиләсен көне буена калдырып, йөз – йөз илле километр ераклыкка эшкә чыгып киткән хуҗабикәне күз алдыгызга китерегез. Хәер, андый хатыннар да бар. График буенча шәһәргә барып эшләп пенсиягә чыкты мин белгән берничә хатын. Боларның әле өйдә көтүе белән сыеры да бар, пай җирен алып та эшкәртәләр. Максат һәм тырышлык куйган кеше шундый шартларда да яши. Балалар мөстәкыйль була андый гаиләләрдә, кечкенәдән эшләп, җитди булып үсәләр. Тик килешик: андый көч һәм куәт сирәк кешеләргә генә бирелә.
Авылда көзгә таба таңнар соңрак ата бит. Август-сентябрь айларында иртәнге дүртенче яртыларда инде көнчыгышта ак сызык сызыла башлый. Ә газета хәбәрчесенең традицион рәвештә һәр таңда авыл урамын әйләнә торган гадәте бар. Көннәр кыскарып, таңнар бераз гына соңрак ата башлагач, минем юлымда фермага эшкә баручы ике хатын-кыз очрый. Берсенең стажы илле елдан ашып китте инде. Үсмер кыз чакта ук сыер саварга урнашып, ике пенсия стажын тутырды. Яшен чамалый торгансыздыр. Икенчесе дә илле яшькә таба бара инде, күп бала анасы, ике сыерны иртүк савып, эшкә китешли пар чиләкле сөтне юл кырыена чыгарып куеп, дүртенче яртыда инде эш сукмагыннан атлый. Кышкы таңда, сәгать иртәнге алтылар тулып узгач, йөзгә якын сыерны савып өйгә кайтучы шул ук хатыннарга тап буласың. Өйдәге хатын-кыз мәшәкатен барыбыз да беләбез бит инде. Гадәттә авылда калган хатыннарга традицион рәвештә каенана тәрбияләргә дә туры килә. Менә мондый тормышка кем кызыга да кем чыдый?
Шәһәрдә дә тимер юл шпаллары күтәреп, муеннан пычракка батып, төнге сменага йөреп эшләүче хатыннар да байтак, билгеле. Әмма яшь кыз чакта, романтик хыяллар белән күңел җилкенгәндә, үзеңә андый кара язмыш юрамыйсың бит бер дә. Үз почмагыңда ирең һәм балаларың белән генә үзеңчә яшәү перспективасы бик кызыктыра.
Мәсьәләнең менә бу соңгы өлеше дә бик мөһим бит аның. Өйләнмичә авылда яшәп ятучы 40 – 50 яшьлек ирләр карт әниләрен тәрбиялиләр яисә, тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар инде. Кызлар кияүгә чыкканда, авылда яшәргә риза булсалар да, еш кына минимум булган бер таләпне куярга яраталар: әти-әнидән башка булса гына.
Моннан егерме-утыз еллар элек авылның тагын бер кыен ягы бар иде: йорт җитеш, әмма уңайлыклары юк. Проблеманың бу өлеше хәл ителде диярлек инде. Авыл йорты уңайлыклар ягыннан шәһәр фатирын күпкә уздыра: мунчасына кадәр өй эчендә. Авыл да хәзер кер юып мәшәкатьләнми, автоматка тыга. Мичтән көл алмый, кранны гына бора. Менә шундый көнкүреш ваклыклары уңай якка хәл ителә башлагач, шәһәрдә төпләнгән элекке авыл кызлары да ирләрен шәхси йорт булдырып яшәү белән дәртләндерергә тырыша башладылар. Тик йортның шәһәр янында булуы шарт.
Олыгая башлагач, авыл күпләрнең исенә төшә. Менә бу соңгы елларда, бигрәк тә пандемия хәсрәте башлангач, авылда буш йортлар калмады диярлек. Пенсия яшенә җитеп килгән яисә инде лаеклы ялда ук булган элекке авыл, хәзерге шәһәр кешеләре сатып алып бетерде. Болар инде кайтып терлек тотмыйлар. Билгеле, бала үстермиләр. Авылга бары тик элек караңгы булган буш йорт тәрәзәләреннән сибелә башлаган нурлы яктылык кына ямь өсти. Күбесе җәйгә генә авылны яшәү урыны итеп сайлаучы бу кавемнең күбесе – хатын-кызлар, ирләр инде шәһәрдә яшәп, мәңгелек йортка – авыл зиратына озатылган.
Авылларда юлсызлык проблемасы хәл ителгәннән соң (әйтик, безнең як авылларының күпчелеге асфальтлы), шәһәр – авыл арасындагы аерма акрын гына авыл файдасына үзгәреп бара. Аеруча тәвәккәл яшь гаиләләр арасында шәһәрдәге фатирны сатып, авылда нигез корып, җир җимертеп эшләргә һәм яшәргә дип туган якка йөз тотучылар да бар. Тик шулай да күп эшләрне техника белән эшләү гадәткә керсә дә, авыл хезмәте җиңел түгел. Дөресен таныйк: хатын-кыз мускуллары өчен дип яратылган эш юк басу-кыр, абзар-лапас тирәсендә. Әмма тормышка бер кереп киттеңме, җенескә карамыйлар, авылда эш бүлешмиләр диярлек.
Дистанцион эшләү мөмкинлеге барлыкка килгәч, югары квалификация ияләренә дә авылны яшәү урыны итеп сайлау, беркемгә дә баш имичә тормыш кору җае чыкты. Терлек тотмыйча, бакчаңда җиләк-җимеш кенә үстереп яшәргә телисең икән, рәхим ит. Хәзерге авылда шәһәр стандартлары белән яшәүче андый гаиләләр дә ишәя башлады. Менә болардагы хатыннар торышы шәһәрдәгеләрнекеннән калышмый инде.
Авыл тормышының электән килгән традицион үз өстенлекләре да бар барлыкка. Бала тәрбияләү, урамның зыянлы йогынтысыннан саклау җиңелрәк биредә. Җинаятьчел төркемнәр авылларда түгел, шәһәрдә формалаша бит. Шулай да әлегә яшьләрнең шәһәрне яшәү урыны итеп сайлаулары инерция буенча дәвам итә. Хәзер кызлар гына түгел, егетләр дә шәһәргә таба бора тәртәләрен. Буйдак булып авылда картаю перспективасы да куркыта торгандыр, мөгаен. Кагыйдәдән искәрмәләр дә була кайчак. Өйләнешү тәкъдиме ясалгач, егетенә авылда төпләнү таләбе куйган бер бик чибәр кыз турында ишеттем. «Шәһәрдә яшисе килми», – дип әйтә ди. Яшь егетләрдән андый сүз ишеткәләгән бар иде, кызларның андый теләген беренче ишетүем.
Менә теге Халыкара авыл хатыннары көне бит әле. Андый көн барлыгын белүчеләр бездә бик сирәк. Авылда тормыш итүче гүзәл затларга бу көнне берәү дә чәчәк тә бирми, бәйрәм дә оештырмый диярлек. Ә бит зурларга һәм теге БМО резолюциясендә әйтелгәнчә, хәлен яхшыртуга бик лаек һәм мохтаҗ авыл хатыннары. Аларның Кызыл китапка кертелгәннәрен көтмәскә иде.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү