Татарстанда ир хатынын янгыннан коткарган, тик ул үлгән булган

Чаллы кешесе янган фатирдан хатынын чыгара, әмма ул вафат була. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Ике бүлмәле фатирда диван януы билгеле була. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк 25 кеше үз фатирларыннан чыккан була. Ир хатынын янган фатирдан тартып чыгара, ләкин 44 яшьлек хатын үлгән була.


Фикер өстәү