Рөстәм Миңнеханов чемпионнарны котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасы уенчыларын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Тантана Казан Кремлендә узды.

– Дөньядагы пандемия белән бәйле вәзгыятькә карамастан, сез 18 нче тапкыр ил чемпионнары титулын яуладыгыз һәм республикабызга Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына яхшы бүләк ясадыгыз, – диде Президент һәм уенчыларга, тренерларга авыр һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, «Динамо-Казан» җиңүләре республикада чирәмдәге хоккей үсешенә яхшы этәргеч булды. «Динамо-Казан» җиңүләре республикада чирәмдәге хоккей үсешенә яхшы этәргеч булды.


Фикер өстәү