Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эшлекле очрашуга китте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Измир шәһәренә эш визиты белән килде.

Бер көнлек эш сәфәре кысаларында Төркия авыл һәм урман хуҗалыгы министры, Измир шәһәренең Сәүдә палатасы идарәсе рәисе, шулай ук провинция губернаторы, шәһәр мэры белән очрашу көтелә.

Гадәттәгечә, Төркия бизнесы вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл” үткәрелеп, анда республиканың икътисади мөмкинлекләре белән таныштырылачак. Моннан тыш Рөстәм Миңнехановның Оештырылган сәнәгать зонасында булып, андагы предприятиеләр белән танышуы көтелә.


Фикер өстәү