• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Сабыйларның мәетләрен, язгы ташу алып китәр әле дип, Идел ярына гына тотып атканнар»

    «Сабыйларның мәетләрен, язгы ташу алып китәр әле дип, Идел ярына гына тотып атканнар»

    Рамил Әсхәдулла: «Стас Пьехага охшатуларына мин шат кына»

    Рамил Әсхәдулла: «Стас Пьехага охшатуларына мин шат кына»

    «Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»

    «Айдарның күз яше төштеме, әллә күз тидеме икән?»

    Киләсе елдан һөнәри уку йортларында үзгәрешләр көтелә: кураторлык өчен түләүләр кертелә, уку программасы кыскартыла

    Киләсе елдан һөнәри уку йортларында үзгәрешләр көтелә: кураторлык өчен түләүләр кертелә, уку программасы кыскартыла

    «Аларны күрсәм, күңелем болгана, йортларына таба аяк та атламаячакмын»

    «Аларны күрсәм, күңелем болгана, йортларына таба аяк та атламаячакмын»

    Тагын «йомырка биюе»: кошчылык продукциясенә бәя арту кризис галәмәтеме?

    Тагын «йомырка биюе»: кошчылык продукциясенә бәя арту кризис галәмәтеме?

    Танылган «дәү әни» нинди бүләк ярата?

    Танылган «дәү әни» нинди бүләк ярата?

    Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

    Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

    «Бәлки, син эштә йөрмисеңдер? Сөяркәң бардыр…»

    «Бәлки, син эштә йөрмисеңдер? Сөяркәң бардыр…»

    Күзләренә ничек карарсың?..

    Күзләренә ничек карарсың?..

    Казанда – «Татар сүзе», Сарманда – «Илһам чишмәсе»

    Казанда – «Татар сүзе», Сарманда – «Илһам чишмәсе»

    Рәмис Фәттахов: «Бөтен кеше җырчы булса, диванны кем тышлар?»

    Рәмис Фәттахов: «Бөтен кеше җырчы булса, диванны кем тышлар?»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

    Ир-атка суган файдалы

    Ир-атка суган файдалы

    Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме?

    Авитаминоз авырумы, әллә организмның «көйсезләнүе» генәме?

    Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта

    Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта

    Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр

    Бакчачы-блогер Александра Кайгородцевадан файдалы киңәшләр

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Халыкчан Гаилә

Аяксыз калган Марат Ильясов: «Фаҗигадән соң тормышымны сүтеп җыйдым»

- ieditor
16.10.2020
- Гаилә, Хәвеф-хәтәр, Язмыш
0
Аяксыз калган Марат Ильясов: «Фаҗигадән соң тормышымны сүтеп җыйдым»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Сынмаска, сыгылмаска! Үҗәтлек, тырышлык кирәк. Баулы егете Марат Ильясовның тормыш девизы әнә шундый. Сау-сәламәт кешеләр тормыштан зарланып, сукранып яшәгәндә, кайчандыр аякларыма башка баса алмам дигән кеше хәзер башкаларга ярдәм итә. Марат Ильясов бу атнада Татарстан Президенты кулыннан премия алды. Баулы егете Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан әле дә тәэсирләнеп йөрим, ди.

«Мин булдырам» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма башлыгы Марат Ильясов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде. Моннан 14 ел элек булган юл фаҗигасе аның тормышын баштанаяк  үзгәртеп куя.

– Авариядән соң мин тормышны башкача күрергә өйрәндем. Башкаларның хәлен күбрәк аңлый башладым. Миңа табиблар йөрү түгел, утырып та тора алмассың дигәннәр иде. Шөкер, мин бүген таяклар белән булса да, аякларымда йөрим, – ди Марат. – Ул фаҗигане әле дә оныта алмыйм. Рульдә дус егетем иде. Машинада барганда бераз черем итәргә уйладым. Күземне ачып җибәрсәм, каршыбызга зур йөк машинасы килә. Калганын хәтерләмим. Уфа хастаханәсендә уянып киттем. Муен умырткалары сынган, арка миенә зыян килгән. Ул чакта хәтта мускулларым да хәрәкәтләнми иде. Эчке органнарым да эшләргә теләмәде. Әмма мин барыбер аякка басасыма, йөри алачагыма ышандым.

Марат әнисенә бик рәхмәтле. Гайшә апа өч баласына әни дә, әти дә була. Быел Мөдәрис абыйның вафатына 30 ел булган. Әниләре иренә тугры кала, башка кияүгә чыкмый. Әгәр ул булмаса, нишләр идем икән, ди Марат. Гайшә апа аны бер минутка да ташламаган. Сөйгән кызы китә, дуслары әкренләп кими, ә менә әнисе гел янәшә.

– Сөйгән кызымны югалтасымны төштә күрдем. Имеш, без бергә каядыр барырга җыенабыз икән. Әмма ул мине көтмичә китеп барды. Иртән нидер булачак дип уяндым. Өч көннән яраткан кешем шалтыратып, бергә була алмавыбызны әйтте. Хәзер үпкәм калмады. Әмма ул чакта аны югалту мине сындырды. Күнегүләр ясаудан туктадым. Аяк атлавым начарайды. Әле бит нинди катлаулы операцияләрдән соң әкренләп аякка гына баскан идем, – дип сөйли Марат.

Егет яшәр өчен тагын көч таба. Аякка барыбер басам дигән уй тынгы бирми аңа. Әнисе белән елның унике аеның унысын тернәкләндерү үзәкләрендә, ял йортларында, хастаханәләрдә уздыралар. Буш вакыт булган саен күнегүләргә тотына.

– Ул чакта хәлебез авыр иде. Әле бит миннән кече сеңлем дә бар. Әнием мине карар өчен эшеннән китте. Юл һәлакәтендә гаепле кеше баштарак ярдәм итсә дә, аннан бөтенләй юкка чыкты. Авария минем сәламәтлегемне генә алмады, якын кешеләрсез дә калдырды, – ди ул. – Барлык авырлыклар артта калгач, тормышымны сүтеп җыйдым. Психология турында китаплар укыдым, белгечләр кушканча яшәргә тырыштым. Ачу да онытылды. Сөйгән кызымны да, дус егетемне дә гафу иттем. Бар дөньямны онытып, пазллар җыя башладым. Дөньяны башка күзлектән күрергә өйрәндем. Абыем Азат, сеңлем Гөлназ гаиләләре мине якын итеп тора. Туганнарым гына түгел, хәтта дусларымның әниләре дә мине ярдәменнән ташламый. Тик мин әниемә гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Кая барсам да гел янәшә, үзенең сабырлыгы, түземлеге белән мине алга этәрүче кеше ул. Минем әни кебекләр башка юк. Аның йөрәге зур гына түгел, алтын да!

Марат 2017 елда «Мин булдырам» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма ачып җибәрә. Аңа Россия Президенты Владимир Путин, «Татнефть», Татарстанның Икътисад министрлыгыннан откан грантлар ярдәмгә килә.

– Юл фаҗигасенә эләгеп, йөри алмаган кешеләр өчен мин махсус күнегүләр уйлап таптым. Шулар өчен тренажерлар ясаттык. Безнең оешмага шөгыльләнер өчен атнага өч тапкыр киләләр. Беркайда да булмаган тагын бер эшебез бар – авыр хәлдә калган кешеләргә һәм аны караучыларга ничек дөрес итеп күнегүләр ясарга кирәклеген өйрәтәбез, – ди ул. – Быелгы вазгыять интернет аша да эшләргә өйрәтте. Онлайн күнегүләрне Россиянең 20 шәһәрендә яшәүчеләр карады һәм өйрәнде.

Маратның сүзләренә караганда, һәр кешегә аерым тернәкләндерү программасы төзелә. Физик мөмкинлеге чикле кешеләрне тәрбияләүчеләргә психологик ярдәм күрсәтелә.

Марат үз эшләре хакында Башкортстанда узган Татарстан көннәрендә Рөстәм Миңнехановка да җиткерә. Татарстан Президенты аларның фикерләрен хуплый. Баулыда яңа үзәк өчен урын бирәләр. Әлегә анда төзекләндерү эшләре бара икән, ноябрь ахырында ачарга җыеналар. Бәйрәм тантанасына Президент үзе килергә вәгъдә биргән.

– Минем кебек кешеләрне күреп алып, эшләргә мөмкинлек биргән өчен республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлемен. «Татнефть» җитәкчеләре дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Башкортстанда яшәүчеләр дә безнең үзәккә гел ярдәм итә. «ПАКЕР» оешмасы җитәкчесе Марат Ногманов безне ташламый. Шулай булгач, күңел үсә, кәеф күтәрелә, – ди Марат. – Минем максатым изге. Башка физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне аякка бастыру. Аларга авырлыклар алдында югалып калмаска ярдәм итү. Кайчандыр мин бер ялгызым идем. Ә алар үзләре генә түгел. Без бергә, бергә булганда, без булдырабыз.

Гөлгенә Шиһапова

Тэглар Гөлгенә Шиһаповагыйбрәтфаҗигаязмыш
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ана баласын үтергән һәм үзенә кул салган

09:27

Путин Татарстаннан килгән волонтерга Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим икән

08:27

Казанда Ленин һәйкәле апрельдә ачыла

07:52

Язучы Зәки Зәйнуллин вафат

17:11

Татарстан фермерының 600 лимузины бар

16:56

Илсур Метшин Татарстан җитәкчеләре медиарейтингында беренчелекне яулаган

16:52

Коммунистлар яшьләргә бердәй шартлар тудыру яклы

16:31

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан һәм Бурятиядә җитештерелгән продукция исемлеген төзергә кирәк»

15:02

Владимир Путин кредитлар буенча үзгәрүчән ставкалар турында закон кабул итәргә кушкан

14:16

16 яшьлек малай әти-әнисен һәм сеңелесен балта белән чабып үтергән

13:46

Таныш кызын буып үтергән Арча егете 8 елдан соң хөкем ителгән: аны 19 ел төрмә көтә

13:34

83 яшьлек әби үзенә кул салган

13:23
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Ришат Төхвәтуллин: «Көнләшүчеләр артты»

03.03.2021

«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

27.02.2021

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!