Ир намаз укуга каршы булса, казага калса, тырнак буялса, намаз кабул буламы?

– Ире хатынының намаз укуына каршы, ди. Мондый очракта нишләргә?
Җавап
– Бисмилләһир-рахманир-рәхим. Намаз, әлбәттә, ир кеше өчен дә, хатын өчен дә мәҗбүри булган нәрсә. Ир намаз укымый икән, гөнаһы – иренә, хатыны укымый икән, гөнаһы – хатынына. Әгәр хатыны укырга җыенып, ире каршы килсә, ирен тыңлап, хатыны туктап калса, андый шартта ире дә, хатыны да гөнаһ җыя. Шуңа күрә ире каршы булса да, намаз укылырга тиеш. Вәләкин шул ук вакытта хуҗабикәләр: «Мин намаз укыйм, ач утырыгыз», – дип җикеренергә тиеш түгел. Намаз ул – сезнеке. Сез хәтта шулай укый аласыз: укыганыгызны ирегез күрмәскә, сизмәскә дә мөмкин. Билгеле, ул эштән яңа гына кайтып кергән икән, намаз укыганымны көтеп тор, сабыр ит, ут капмагандыр, дисәгез, андый чакта ирегезнең ачуы чыгуы урынлы. Ягъни намаз уку зарурлыгы иреңне көттереп тору хисабына үтәлмәскә тиеш. Ирегез аптырап көтеп тормасын. Шул рәвешле арагыз бозылмасын.

Сорау
– Кайбер кызлар, тәһарәт алганнан соң, тырнагын буйый да, шуның белән атна буе намаз укып йөри. Янәсе тәһарәт алганчы буягач, намазың кабул була. Бер тәһарәт атна буена җитәмени? Башка көннәрдә тырнакларга су тими ич.
Җавап
– Тәһарәт – бозыла торган нәрсә. Шуңа күрә кеше черем итеп аламы, бәдрәфкә кереп чыгамы, кабат тәһарәт алу зарурлыгы туа. Яңасын алганда тырнакларга су тими икән, ул кабул ителгән шартка туры килми. Тәһарәтсез намаз дөрес булмас. Шуңа күрә ул кызлар тырнакларын буямасын, намазларын дөрес итеп укысын.

Сорау
– Намазны казага калдырып укуның файдасы бармы?
Җавап
– Һәрбер намазның үз вакыты бар. Мәсәлән, иртәнге намазның вакыты Кояш чыга башлаганчы. Безнең бу киңлекләрдә намаз вакыты кыш буе «уйнап» йөри. Кояш чыга башлый икән, иртәнге намазның вакыты чыкты, инде ярамый дигән сүз. Мәсәлән, өйлә намазы икенде намазының вакыты кергәнче укылырга тиеш. Кояш байый башлый икән, икенде намазының вакыты чыга. Ахшам намазы Кояш баегач һәм караңгы төшкәнче укыла. Караңгы төшкәч ястү намазы вакыты керә. Әлбәттә, иң хәерле намаз вакыты кергәндә укылганы, әмма эштә булу яки башка төрле сәбәпләр аркасында намазны башында укый алмасак, уртасында укыганының да савабы була. Билгеле, вакытында өлгермәдек икән, ул казага кала. Вакытың булуга ук намазыңны укырга кирәк. Чөнки укымасаң, гөнаһ була, Алла сакласын!


Фикер өстәү