Җиләк Кычытканова, Дивания, Фифа: бер Ләйсәнгә өч хатынны уйнау кыен түгелме?

Үзизоляция режимы җырчы итеп кенә күреп ияләшкән шәхесләрдә артистлык сәләтен уятты, халыкның юморга сусавын күрсәтте. Башта социаль челтәрләрдә Шарапҗан (Рамил Шәрәпов) герое пәйда булды. Исемлекне берничә образы белән Ләйсән Гыймаева тулыландырды. Без җырчыдан халык яратып өлгергән образлар турында сораштык. Тиздән аларны социаль челтәрдә генә түгел, сәхнәдә дә күрергә булачак, ди.

– Мондый кызык видеоларны төшерергә кем тәкъдим итте? Геройларыгызны ничек уйлап таптыгыз?

– Мондый рухтагы видеоларны без ике-өч ел элек Ютубка төшерә башлаган идек инде. Әмма ул даими бармады. Үзизоляция режимы башлангач, без видеоларны көнаралаш төшерергә тотындык. Шунысын әйтик: бу образлар барысы да тормыштан, халыктан алынган. Иң элек ир һәм хатын образы туды. Ирем белән икебездә дә шундый теләк бар иде. Күпләргә якын тема бит. Җиләк Кычытканова образына килгәндә, ул шундук уйланып табылды. Авыл хатын-кызы образы ул. Яз ахыры, җәй башы…  Бакчада эшләп йөргәндә уйлап таптык аны. Сценарийны күбрәк Булат уйлый, мин өстәмәләр кертәм. Ир һәм хатынны төшерә-төшерә, Фифунья образы барлыкка килде. Диваниюшкалар соңрак туды. Төшерә-төшерә бу геройларны сәхнәгә дә чыгарырга кирәк дигән теләк туды. Әйтик, соңгы арада төшерелгән видеодагы киемнәр стилист белән киңәшләшеп эшләнгән. Афиша өчен фотосессия ясаттык.

– Инстаграмда язылучыларыгыз да арткандыр? Начар сүзләр язучылар бармы?

Язылучылар саны артты. 40 меңләп кеше кушылды. Начар сүзләр язучылар бар, әмма алар күп түгел. «Сезгә килешми», «Сез бит өч бала анасы» диючеләр очрый. Халыкка юмор кирәк икән. Шуны аңладык, шуңа күрә дә көнаралаш видеолар кертергә тырышабыз. Гел уйланып йөрибез.

– Кайчак сәхнә коллегаларыгызны да «чеметеп» аласыз бит сез.

Коллегаларыбызның Инстаграм сәхифәләренә керәбез дә, халык язган, «диван тәнкыйтьчеләре» калдырган комментарийларны укып чыгабыз да, шул сүзләрне видеода сөйлибез. Үпкәләп, ачу саклап йөрүчеләр юк. Без үз исемебездән «чеметмибез» бит.

– Бу образлар сәхнәгә менәргә җыенамы?

Ике айлап сценарий эше белән кайнаштык. Аллаһ боерса, октябрьнең 20сеннән Чаллыда концертны башларга исәп. Шушы образларны сәхнәгә чыгарырга телибез. Берничәсенә махсус җыр да яздык әле.

 


Фикер өстәү