Рөстәм Миңнеханов: «Безгә җиңел сәнәгать юнәлешен үстерергә кирәк, шуңа күрә әлеге очрашуның әһәмияте зур»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төрек бизнесы вәкилләре белән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Очрашуда Измирның Сәүдә палатасы идарә рәисе Мәхмүт Озгенер катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертә. Бүгенге катлаулы чорда ике ил арасындагы элемтәләрнең өзелмәве бик тә мөһим.

«Безгә җиңел сәнәгать юнәлешен үстерергә кирәк, шуңа күрә әлеге очрашуның әһәмияте зур», — дип белдерде Татарстан Президенты. Ул шулай ук төрек эшкуарларының үз сүзендә торуын билгеләп үтте – планлаштырылган эшләрнең барысы да үтәлә.

Бүгенге көндә Татарстанда Төркиянең 10 заводы эшли. Алар арасында «Кастамону Энтегре» (агач-җепселле плитәләр җитештерү белән шөгыльләнә), «Хаят Кимья» (гигиена продукциясе), «Шишеджам» — «Тракья Гласс» (табаклы пыяла), «Шишеджам» — «Аутома-тив Гласс» (автопыяла), «Джошкуноз» (кузов детальләре), «Дизайн групп» (пластик торбалар), «Колуман» (Россия һәм Европа йөк машиналары өчен махсус техника), «Тирсан Кардан» (кардан валлар җитештерә), шулай ук «Сарач Макина» (пластик продукция) кебек предприятиеләрне атап үтәргә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов чара ахырында искәрткәнчә, Татарстан төрек компанияләренең республикада үз проектларын үстерүен дәвам итүгә карата кызыксыну белдерә. Хезмәттәшлекне үстерү Татарстан һәм Измир өчен генә түгел, тулаем алганда Россия һәм Төркия өчен дә мөһим, дип искәртте Измирның Сәүдә палатасы идарә рәисе.

 


Фикер өстәү