Татарстанда яңа юл “боҗра”сы барлыкка килергә мөмкин

 “Мәскәү – Казан” М12 тиз йөрешле автомобиль юлын һәм көньяктан урау юл өлешен салу алга таба Татарстан башкаласы тирәли Мәскәүнекенә охшаш юл боҗрасы булдыруга ярдәм итәчәк.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин автомобиль юлы төзү буенча эш төркеме утырышында шулай дип белдергән. “Көньяктан урау юл киләчәктә пәйда булу ихтималы булган боҗра юлыбызның 24 чакрымын үз эченә ала. Безнең өчен бик тә әйбәт бу. Казанга һәм башка шәһәрләргә керүе җиңеләячәк чөнки. Кайчандыр Мәскәү янында да шундый юллар салынган иде,  соңыннан алар боҗра ясап тоташтырылды”, – дип аңлатып узган Чукин.

Белгечләр фикеренчә, Казан тирәли урау юл йөкләрне Казан аэропортындагы логистика үзәкләренә тизрәк китереп җиткерү һәм аннан тизрәк алып чыгу мөмкинлеге бирәчәк.

Хөкүмәт юл төзү мәсьәләләрен халык белән берлектә караячак. Моның өчен махсус эш төркеме булдырылган. Ул 2024 елга кадәр эшләячәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү