Бюджет калҗасын бүлгәндә: кайсы өлкәгә күбрәк?

Республика бюджеты үзенең социаль юнәлешен саклаячак. Акчаның иң зур өлеше социаль-мәдәни тармакка тотылачак. Татарстан Президенты игълан иткән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чараларга да өлеш чыгарасы. Дәүләт Советында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды.

 Коронавирус дәүләт акчасына да тими калмады. Быел пандемия аркасында икътисади күрсәткечләр түбән тәгәрәде. Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзер югалтканны барлар чак җитте.

– Икътисади кыенлыклар булуга карамастан, бюджет өстенлекләре үзгәрешсез калды. Болар – тормыш сыйфатын яхшырту, федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерү, салым базасын киңәйтү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Киләсе ел бюджетында социаль юнәлеш буенча чыгымнар 77 процентны тәшкил итәчәк, – диде ул.

Парламент тыңлауларында чыгыш ясаган Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, киләсе елга бюджетның иң күп чыгым таләп иткән өлкәсе булып социаль-мәдәни өлкә тора.

– Киләсе елга мәгариф өлкәсенә берләштерелгән бюджеттан – 101,7 млрд сум, республика бюджетыннан 68,5 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла. Сәламәтлек саклау тармагына – 76,8 млрд, шуның 26,7 млрд сумы – республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Социаль сәясәткә бәйле чыгымнар 52,2 млрд сумны тәшкил итәчәк, – диде министр.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда исә мәшәкатьләр юк булып чыкты. Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, килешүләрнең 96 проценты инде төзелгән, бүлеп бирелгән акча үзләштерелгән. «Илкүләм проектларны тормышка ашыруга бәйле куркыныч янамый», – дип ышандырды министр.

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проект кысасында 50 төбәк проектын гамәлгә ашыра. Тиздән Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары киләсе елга әзерләнә башлаячак. «2021 елга кадәр эшне актив башлап җибәрергә – Россия Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында» Указын үтәү өчен күрсәткечләрне билгеләргә, объектлар исемлеген формалаштырырга кирәк», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Билгеле булганча, киләсе елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан иткән иде. Парламент тыңлауларында шушы ел кысасында үткәреләсе чараларга да бюджеттан өлеш чыгарга тиешлеге хакында искәрттеләр.

2021 елда тулай төбәк продукты (ВВП) – 3,9 процентка, 2022 елда – 2,9 процентка, 2023 елда 3,2 процентка үсәр дип көтелә. Сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы 2021 елда – 5,2 процентка, 2022 елда – 2,9, 2023 елда 2,7 процентка артыр дип фаразлана.

Бюджет проекты залдагыларга фикер алышу өчен җирлек тудырды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл ипотекасы мәсьәләсен күтәрде. Башка депутатлар авыл җирлекләренә ярдәм итү өчен грантлар каралганмы, аерым социаль категориягә караган кешеләргә торак бирү программасын финанслау, күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеген тапшыру мәсьәләләре, мәдәни мирас объектлары турындагы канунны үтәүгә акча тотылырмы дип тә кызыксынды. Тормыш сыйфаты күрсәткечләре турында борчылучылар да бар икән. Медицина тармагында түләүле хезмәтләрнең артуы, эшсезлек, түбән хезмәт хакларына бәйле сораулар әле дә хәл ителми.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алда торган бурыч һәм тәкъдимнәрдән тыш, 2020 елга бюджет проектында соңгы сайлау кампаниясе вакытында сайлаучылардан җыелган мөрәҗәгатьләрне гамәлгә ашыру өчен дә финанслар каралырга тиеш.

Беренче коймак төерле була. Бюджет проектының да бу әле тәүге укылышы гына. Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, икенче укылышка кадәр һәм аннан соң да ул берничә мәртәбә үзгәреш кичерергә мөмкин. Төрле тармакларга бәйле керем-чыгымнар йә артыр, йә кимер – монысы да ихтимал.

Форсаттан файдаланып, Леонид Якунин һәркемгә салымнарын вакытында түләргә киңәш итте. «Бюджет формалаштырганда, акча булсын өчен, салымнарны түләгез», – диде ул.

2021 – 2023 ЕЛЛАРГА ТАТАРСТАН БЮДЖЕТЫНЫҢ ТӨП КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ 

2021 елга планлаштырылган керемнәр – 268555263,4 мең сум (2020 елның беренче планлы күрсәткечләре белән чагыштырганда 0,6 процентка кимрәк)

2022 елга керемнәр – 275041315,9 мең сум

2023 елга керемнәр – 271633751,9 мең сум

2021 елга планлаштырылган чыгымнар – 271543601,3 мең сум (2020 ел белән чагыштырганда 0,6 процентка кимрәк)

2022 елга – 278201941,2 мең сум

2023 елга – 274965061,9 мең сум

 

Чулпан Гарифуллина

 

 

 


Фикер өстәү