Илһам Шакировка истәлек ташы куелды: «Илһам моңыннан читләшсәк, татар үзенең асылын акрынлап югалтачак»

Халкыңның нинди икәнен беләсең килсә, зиратка барып кара. Баксаң, бу сүзләрне заманында олпат җырчы Илһам Шакиров әйткән булган икән. Ул үзе каберләр арасында озаклап йөрергә яраткан. Бу юлы инде без аның кабере янәшәсенә җыелдык һәм һәр кешенең уенда бер сорау – кадерле шәхесебезгә җитәрлек игътибар бирәбезме, дигәне бөтерелде. Әлбәттә, Илһам аганы күтәрә алдык кебек. Әмма эшлисе эшләр дә байтак әле. 

Илһам абыйны искә алу юкка түгел. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында аның каберенә истәлек ташы куелды. Илһам аганы искә алырга, рухына дога кылырга татар зыялылары җыелды. Татар филармониясе җитәкчесе Кадим Нуруллин Илһам аганы халыкның тарихы, хәтере дип атады. Шуңа күрә алга таба да әлеге шәхескә бәйле чаралар үткәрү дәвам итәчәк:

– Каберенә таш кую – бөек шәхесебезне мәңгеләштерүнең чираттагы адымнарның берсе генә ул. Хәтерләсәгез, Илһам абый белән хушлашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов концерт залына Илһам Шакиров исемен бирү турында игълан итте. Менә ул беренче адым булды. Шуннан соң «Татар моңы» конкурсына  аның исеме бирелде. Премиясе булдырылды. Туган авылында бюсты куелды, сентябрьдә Илһам Шакиров яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Казан урамнарының берсенә аның исеме кушылды. Өстән-өстән генә санаганда да, бусы җиденче адым икән инде. Әле эшлисе эшләр алда. Аның туган көненә туры китереп, талант ияләренә премия тапшырасы, туган ягында искә алу җыены оештырасы, Илһам Шакиров укуларын булдырасы, фестиваленә старт бирәсе, Илһам абый үткән эзләрне үтәсе бар. Чөнки Илһам абый – татар халкының җаны да, холкы да, тарихы да, яшәеше, кайгысы да, шатлыгы да, казанышы да. Әгәр Илһам абый тумаган булса, халык аны барыбер булдырыр иде. Һәм аны  1935 елдан алып 2019 елга кадәр генә яшәгән кеше дип карап булмый. Аны халык тарихы белән бәйләп карарга кирәктер дип саныйм.

Халык шагыйре Разил Вәлиев Илһам Шакировның иҗатын тәфсилләп өйрәнгән саллы әсәрнең бүгенгәчә дөнья күргәне юк дигән фикердә:

– Илһам абыйның мирасын, шәхесен мәңгеләштерү өчен шактый эшләр эшләнде, бүген менә кабер ташы куела – болар барысы да әйбәт. Әмма аның шәхесен, мирасын халыкка җиткерүдә иң төп эш – иҗатын мәңгеләштерү. Бу җәһәттән безнең эшлисе эшләр бик күп әле. «Җыен» фонды Илһам абый үзе исән вакытта ук аның турында  бик саллы дүрт альбом чыгарды. Беренче китапны тарихчы, галим Равил Фәхретдинов чыгарган иде. Шуннан башка Илһам ага иҗаты турында төпле  фәнни китапларның әле дөнья күргәне юк. Без Илһам аганы бөек җырчы дибез, Тукай, Бакый Урманче, Сәйдәш белән янәшә куеп сөйлибез. Әмма аның иҗатына Тукайга булган кадәр игътибар күрсәтеләме? Балалар бакчаларына, мәктәпләрдә иҗатын өйрәнәләрме, Илһам дәресләре үткәреләме, музыка көллиятләрендә, бигрәк тә консерваториядә дәресләр үткәреләме? Юк дәрәҗәсендә. Шушы мәсьәләләр безне бик нык борчый. Ник дигәндә, әлеге көнгәчә иҗатын чын мәгънәсендә тәфсилләп өйрәнгән, объектив бәя биргән фәнни әсәрнең дә, популяр әсәрнең дә әле дөнья күргәне юк. Бу безне һич кенә дә бизәми. Радио, телевидение дә аның иҗатына җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирми. Һәр көнне булмаса да, атнага берничә мәртәбә аның моңы яңгырарга, аны балаларыбыз ишетеп үсәргә тиеш. Монда без әле эшләп бетермибез. Илһам Шакиров моңы, аның җыры – татар моңының, татар җырының эталоны. Яңалыклар булырга мөмкин, әмма Илһам моңыннан читләшсәк, татар үзенең асылын акрынлап югалтачак.

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов та шул фикердә:

– Илһам абыйның онытылганы юк. Әмма иң мөһиме – аның иҗатын оныттырмау. Сәнгать кешесен яшәтүнең иң үтемле формасы әнә шул. Илһам абыйның мирасы бик бай. Аларны туплап, халыкка даими рәвештә җиткерергә кирәктер. Әлбәттә, җыентыклары чыкканы бар, әмма аларны тулы дип кем әйтә ала? Бәлкем, аның мирасын өйрәнү буенча махсус комиссия төзү дә кирәктер. Илһам абыйның вафатыннан соң елдан артык вакыт үтте. Миңа калса, ашыгыч төстә истәлекләр китабы чыгарырга вакыт. Чөнки истәлекләрне хисләр сүрелгәнче генә язып була. Без заманында җырчы Рәшит Ваһапов турында чыгардык. Вафат булгач та истәлекләр туплаганга ул бик тәэсирле килеп чыкты. Бу истәлекләр киләчәк буынга бик кирәк булачак. Чөнки мин ышанам: аның мирасын киләчәктә өйрәнәчәкләр, фәнни эшләр дә язылачак. Менә ул вакытта бу эш ярдәмлек булыр иде. Мәсәлән, Илһам абыйның Зәйнәп апасы да вафат булды. Аңарда истәлек бик күп булгандыр, хәтере дә начар түгел иде. Менә аның истәлекләрен җыеп кала алдыкмы икән?..

Бөек җырчының ярдәмчесе Илһам Хаҗиев әйтүенчә, истәлек ташының сюжеты тормыштан алынган:

– Кырымга барган чакта Илһам абый Гурзуфтагы игезәкләр кыясына соклана иде. Миллионнарча ел торган кыяларны бернинди шторм вата алмаган бит. Илһам абый үзе дә нык характерлы, горур, көчле кеше иде. Дулкыннар исә җырларыннан алынды.

Бу елларда югалтуларыбыз бик зур. Бер-бер артлы кадерле шәхесләребезне озаттык. Аларга бездән фәкать дога кирәк. Безгә исә алардан бик күп нәрсәгә өйрәнәсе. Кадерли беләбезме дигәнгә, Әзһәр Шакиров «әйе» дип җавап бирде. Бердәм булсак, хәтеребезне җуймасак, киләчәгебез өметле дигән фикере белән уртаклашты. Һәр кешенең күңелендә үз Илһамы булсын, Илһамнан илһам алып яшәсәк иде инде.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Татар-информ/Салават Камалетдинов

 


Фикер өстәү