Төрек министры Татарстан турында: «Безнең йөрәктә аерым урын алып торасыз»

Татарстан Президенты Төркиягә сәфәр кылды. Рөстәм Миңнеханов бу илнең зурлыгы ягыннан өчен шәһәре – Измирдә булды. Сәфәр барышында булган очрашуларда ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр.

Измирдә Татарстан Президенты Төркиянең авыл һәм урман хуҗалыгы министры Бәкир Пакъдәмирли белән очрашты. Миңнеханов Төркия компанияләренең республикага якынча 2 млрд. доллар инвестиция керткәнен искә төшерде. «Без сезнең бизнесның киләчәктә дә республикада үз проектларын үстерүен телибез, һәм Төркия компанияләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәкбез», – диде ул. Миңнеханов Татарстанның аграр тармагы турында сөйләгәндә Татарстанда авылның үзенчәлеге турында әйтте: продукция җитештерү генә түгел, традицияләрне саклап калу урыны да.

Бәкир Пакъдәмирли исә республикага аерым игътибар булганын яшермәде. «Татарстан безнең йөрәктә аерым урын алып тора», – диде ул. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше бер ярым тапкырга арткан һәм 480 млн доллардан артып киткән. Министр, уртак көч белән яклар үзара сәүдә күләмен 1 млрд долларга кадәр җиткерергә тиеш, дип белдерде. Төрекләр Татарстанга тагын күбрәк төрдә товар сатарга тели. Моннан тыш, Төркия министры республикага үзләрендә үткәрелә торган агач утырту буенча социаль чарага кушылырга тәкъдим итте. Максатлары – 83 млн үсенте утырту. Рөстәм Миңнеханов республиканың бу чарага һичшиксез кушылачагын әйтте.

Татарстан Президенты Измир провинциясе губернаторы Явуз Сәлим һәм кала мэры Тунч Сойәр белән очрашты. «Дөньядагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, без партнерларыбыз, бигрәк тә төрек кардәшләребез белән элемтәләрне югалтмау мөмкинлеген эзлибез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, хәзер пандемия нәтиҗәләренә каршы көрәшеп кенә калмыйча, яңа чынбарлыкны исәпкә алып, стратегик фикер йөртергә һәм эшләргә кирәк. «Россия – зур ил. Без төрек бизнесын үзебезгә чакырабыз. Татарстан Россия базарына керү мәйданчыгы булачак, – диде Президент. – Катлаулы вакытта без эшне активлаштырырга тиеш. Кызганыч, пандемия барлык илләр икътисадына да тискәре йогынты ясады. Россиянең дә, Төркиянең дә ачылуы яхшы». Рөстәм Миңнеханов туризм өлкәсендә, кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.

Измир провинциясе губернаторы элемтәләрне көчәйтү тәкъдимен хуплады. Кала мэры да шул фикердә. «Сезнең энергия безгә көч бирә, барлык килешүләрне гамәлгә ашыруга кичекмәстән керешәчәкбез», – диде ул.

Татарстан Президенты ике арадагы хезмәттәшлекне арттыру турында төрек бизнесы вәкилләре белән дә фикер алышты. «Безгә җиңел сәнәгать юнәлешен үстерергә кирәк, шуңа күрә әлеге очрашуның әһәмияте зур», – диде ул Измирның Сәүдә палатасы идарә рәисе Махмут Озгәнәр катнашында узган очрашуда. Рөстәм Миңнеханов төрек эшкуарларының үз сүзендә торуын билгеләп үтте – планлаштырылган эшләрнең барысы да үтәлә. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда төрекләрнең 10 заводы эшли.


Фикер өстәү