Чүптән кәнфит  кенә түгел, утыргыч ясыйлар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиядәге Coca-Cola HBC генераль директоры Александр Ружевич арасында төзелгән килешү кысасында Казан паркларында чүп-чарны аерым җыю өчен 250 артык контейнер урнаштырылган, КФУ, КДАТУ, 179 нчы мәктәптә һәм «Казан-Арена»да калдыкларны аерым туплау өчен махсус әрҗәләр куелган.

2020 елның маеннан башлап, 3 тоннадан артык чүптән файда тапканнар. Алар икенчел эшкәртүгә җибәрелгән. Димәк, тиздән алар яңа футболкалар, велосипедлар, скейтбордлар һәм башка бик күп нәрсәләр буларак яңа гомер алачак.

Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров сүзләренә караганда, пластик шешеләрне эшкәртеп Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта шезлонглар урнаштырылганын әйтә.

Горьки-Әмәт уранында урнаштырылган 12 шезлонгның 98 процентын   икенчел чимал тәшкил итә. Урицкий паркында 5 шезлонг, утыргычлар, атынгычларның барысы да калдыклардан ясалган. Әлеге экологик проектларга Coca-Cola HBC компаниясе ярдәм итә.

–    Без ни өчен нәкъ Казанны сайладык? Безне бирегә беренче тапкыр 2013 елдагы универсиадага чакырганнар иде. Күптән түгел тагын килдек. Казан Россиядә беренче һәм дөньяда Zero Waste City («Калдыкларсыз шәһәр») концепциясе гамәлгә кертелгән икенче шәһәр итеп сайланды. Димәк, компания Казанда безнең төргәкләрдә сатыла торган барлык калдыклар күләмен җыю йөкләмәсен үз өстенә алды, –  ди компаниянең тышкы элемтәләр һәм коммуникацияләр буенча директоры Ирина Архипова.  – Безнең компания Казан паркларын бизәүне үз өстенә ала. Киләчәктә дизайн һәм архитектура вузларында укучылар өчен бәйге уздырмакчы булабыз. Икенчел чималдан җитештергән арт-объектлар ясар өчен грантлар бирергә риза без. Бу экология өчен бик файдалы эш булыр иде.

Казанда калдыкларны «Мега» сәүдә үзәгендә тапшырып була. Бу үзәктә эшләүчеләр халык бик теләп килүен әйтә. Пластик шешәләр дә, кәгазь, катыргылар да тапшыралар икән.

Кунакларга республикадагы экологик хәлне дә сөйләделәр. «ЧИСТА БУЛАЧАК» хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова елга-күлләрне, урманнарны, яр буйларын чүптән арындыру хакында да әйтте. Кыскасы, Татарстанда чисталыкка игътибар күп бирелә.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында узучы бәйгеләр хакында да сүз булды. Мәктәпләрдә эшләп килүче экология сыйныфларына да тукталдылар.

Калдыклар белән эшләү турында министрлыкта ни уйлыйлар? Әнә шул уңайдан Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Айрат Шиһаповның фикерен белештек.

– Калдыклар белән эш итү эшчәнлеген үзгәртеп кору белән берлектә, аларны аерым җыюга да зур игътибар бирелә. Терекөмешле калдыкларны аерым җыю буенча да, кече ток чыганакларын (батарейканы) аерым җыю буенча да килешүләр имзаланды, – ди ул. – Безгә ярдәм итәргә алынган оешмаларга рәхмәттән башка сүз юк.  Бергәләп эшләгәндә генә без зур уңышларга ирешәчәкбез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү