Икмәк пешерүчеләр: «Эшебезне бөтен күңелебезне биреп башкарабыз»

Икмәк исе, күмәч кадере… Бу сүзләрнең чын асыл мәгънәсен иртүк торып кырга чыгып киткән игенче һәм икмәк пешерүчедән дә ныграк белүче бармы икән? Кукмарада икмәк пешерү цехы ачкан эшмәкәр Рамазан Юнысовның даны еракларга таралган. Аның «Рамазан икмәге» белән райондашлары гына түгел, күрше-тирәдә яшәүче татарстанлылар да яратып сыйлана. Аның сере нидә дә, күпереп пешкән икмәкнең авызда эреп китүенең хикмәте нидә? Юлыбыз Кукмарага төшкәч, без дә әлеге цехны күреп чыгарга булдык. Бу эшләрнең башында торган төп хуҗаның үзен урында тота алмадык. Безне исә аның уң кулы, төп ярдәмчесе – улы Илнур Юнысов каршы алды.

Рамазан Юнысов эшмәкәрлеккә 1998 елда килеп кергән. Икмәк пешерү белән 2000 нче еллар башында шөгыльләнә башлаган. Эшне өй яннарындагы кечерәк кенә бер бинадан кузгатып җибәргәннәр. Бераздан аны зурайтканнар. Әлеге вакытта да биредә пироглар пешерәләр. Төп, зур цехларын эшләтеп җибәргәннәренә исә биш ел икән.

Район башлыгы Сергей Димитриев эшмәкәр турында сөйләгәндә:

– Ул ташландык, җимерелергә җиткән бинаны нибары бер ел да ике ай эчендә төзекләндереп сафка бастырды бит. Бина, чыннан да, бик начар хәлдә иде. Менә дигән итеп эшләп чыкты бит шуны. Дөрес, хәзер ул үзе: «Ул вакыттагы фотоларга карыйм да, шаккатам. Хәзер аны төзекләндерергә тәвәккәллегем дә, кыюлыгым да җитмәс иде», – дип әйтә, – диде.

Без барган көннәрдә дә мәшәкатьләре зурдан иде. Озакка сузмыйча гына тагын бер цех ачмакчылар. Продукция сатыла икән, димәк, ихтыяҗ зур, халык ышанычын яулаган. Анысы да үз ишекләрен ачып, ныклап эшләп киткән очракта, күләмне ике тапкыр арттырырга ниятлиләр. Бүген цехта барлыгы 47 төрле ипи, тәм-том пешерелә. Җәен көн саен уртача 10 тонна ризык җитештерелә. Пешкән икмәк, күмәч, һәр төрле тәмлүшкәләр 370 сату ноктасына таратыла. Үзләренең ике кибете бар.

– Җәен, гадәттә, сату күбрәк була. Чөнки балалар өйдә, студентлар да әти-әниләре янында яши. Кышын сорау бераз кими. Узган ел 139 млн сумлык продукция җитештердек, – ди Илнур Юнысов. – Ихтыяҗ зур булганга күрә, 2018 елда бина алып, шуны торгыза башлаган идек. Тәүлегенә 16 – 18 тонна җитештерү мөмкинлеген бирә торган җиһазларыбыз булса да, 10 тоннаны пешереп өлгерәбез. Эшнең иртәдән алып кичкә кадәр тынганы юк. Чөнки без үз сатып алучыларыбызга яңа пешкән икәмәкне генә илтеп җиткерергә тиеш.

Хәзерге вакытта халык телендә «чүпрәсез икмәк» бик популяр булгач, монда да шундый ризык пешерүләре белән кызыксындык. Ләкин, Илнур әйтүенчә, ансыз пешкән икмәк чын ризык булмыйча, «изделие» дип йөртелә.

– Чүпрәсез ипи дигән сүзне аңлап бетермибез инде без. Икмәкнең составында он, тоз, чүпрә һичшиксез булырга тиеш. Без ипине ачыткы куеп эшлибез, – диде.

Шунысы кызыклы: Рамазан икмәге төбенә Р хәрефе төшерелгән махсус табаларда пешерелә. Анысы да үзләренеке. Кукмара табасы! Шуңа күрә аларны башкалар белән һич кенә дә бутап булмый.

– Анысын намуссыз эшмәкәрләр белән көрәшер өчен эшләдек, – дип елмая Илнур Юнысов. – Эшебезне бөтен күңелебезне биреп башкарабыз. Бер генә хезмәткә дә бармак аша карау юк бездә. Бөтен технологияне үтәп, тырышып эшлибез. Шуңа күрә дә табында торган икмәк әйтеп бетергесез кадерле безгә. Аңа бик зур мәгънә салынган.

Рамазан Юнысов:

– Без җиде балалы ишле гаиләдә тәрбияләнеп үстек. Ул вакытта авылга ипи атнага бер-ике тапкыр кайта торган иде. Әни үзе дә пешерә иде. Өстәлгә аның валчыгын да коймыйча ашый идек. Сыныгы, яки валчыгы коелса, ипи ашауны шуннан башлый идем. Шуңа күрә без аның кадерен белеп үстек. Балаларга да шуны сеңдердек. Табында нинди генә сый торса да, минем өчен аннан да кадерле, тәмле әйбер юк. Затлы ризыклар янәшәсендә ипекәй булмаса, тормышың тулы түгел, дип аңлыйм мин. Аңа хөрмәтем бик зур. Икмәкнең кадерен белмәсәм, аны пешерергә алынмас та идем.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, быелның сигез ае эчендә республикада озак саклана торган ипикүмәч ризыклары 8,7 процентка арткан.

Онның 1 килограммы узган ел җәен 28,43 сум булган. Быелның 28 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, онның 1 килограммы 34,84 сум тора.

Арыш, арышбодай ипие узган ел җәен 42,87 сум булган. Быелның 28 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, мондый төр ипи 46,16 сум тора.

1 һәм 2 нче сортлы бодай оныннан ипи һәм күмәч ризыклары узган ел җәен 48,80 сум булган. Быелның 28 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, бу төр ипи 51,47 сум тора.    

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 

 


Фикер өстәү