Читтә бәхет эзләүчеләрне нәрсә йөртә?

Кемдер аларны, читтә бәхет эзләүчеләр, ди. Кем өчендер алар «себерлеләр». Шулай да күпчелек аларны бер сүз белән «вахтачы»лар дип йөртә. Капчык-төенчеген кулына тотып, ерак сәфәргә кузгалган эшчене нәрсә йөртә? Аның күңел касәсендә нинди уйлар бар? Чарасызлык йөртәме аны якыннарыннан читтә, әллә калыплашкан яшәү рәвешеме? Язма геройларыбызга әнә шул сорауларны юлладык.

Хыялдагы керем 50 мең сум 

Соңгы тапкыр 2019 елда Росстат уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2,9 млн кеше үз төбәкләреннән, гаиләләреннән читтә эшли. Аларның 1,1 миллионы һәр көнне кичен өйләренә кайта. Ә калганнары – вахта ысулы белән эшләүчеләр, ягъни якыннарыннан атнадан артык аерылып торучылар. Кызганыч, республика буенча төгәл саннарны белә алмадык. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мондый мәгълүматлар алып бармавын әйтте.

Вахта ысулы белән эшләүчеләрнең күпчелеге яхшы хезмәт хакы артыннан Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендәге районнарга, Санкт-Петербургка юл ала. Әлбәттә, менә инде ничә еллар акча эшләр өчен иң популяр урын булып Себер кала бирә. Инженерлар, эшчеләр нәкъ менә шунда барырга омтыла. Чөнки биредә квалификацияле белгечләргә аена – 190 меңгә кадәр, ә балта остасы, пешекче, машина йөртүчеләргә 60 – 80 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Төзүчеләр һәм махсус белеме булмаганнар исә еш кына башкалага юнәлә.

Белгечләр уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, якыннарыннан читтә эшләү сәбәпләрен һәр бишенче кеше үз шәһәрләрендә эш булмау белән аңлаткан. Күпчелегенең эше дә булган, тик алар туган якларындагыга караганда 1,5 – 2 тапкыр күбрәк хезмәт хакы алырга теләгән.

Хыялдагы керем күпме соң? Вахта ысулы белән эшләүчеләр илдәге уртача хезмәт хакы (ә ул айга 50 мең сум тирәсе) дәрәҗәсендә акча алырга теләвен белдергән. Мәскәүдәге каравылчы һәм келәт мөдирләре вазыйфаларына нәкъ шул кадәрле акча тәкъдим итәләр дә. Бу урыннарга, нигездә, ир-атлар бара. Хатын-кыз хезмәтләре – сатучы яки җыештыручы – түбәнрәк бәяләнә. Аларны аена 30 – 40 мең сум акча белән җәлеп итәләр. Кайдадыр вахта – 15 көн, ә кайдадыр айдан артык дәвам итә. Кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бушлай торак тәкъдим итә. Каравылчылар, гадәттә, саклаган объектларында яши. Ләкин яшәү һәм ашаулары өчен үзләре түләгән вахтачылар да бар. Димәк, андыйларның хезмәт хакы тагын да азрак килеп чыга.

«Гаиләне югалта яздым»

Азнакайда яшәүче биш бала әтисе Илнур Гарифуллинның Себергә китеп эшли башлавына быел биш ел була икән инде. Үзе – Яңа Уренгой шәһәрендә, гаиләсе – 2 меңнән артык чакрымдагы Азнакайда.

– Гадәттә мин бер ай Себердә эшлим дә бер ай өйдә булам. Ләкин бу юлы читтә озаграк торачакмын. Августта киткән идем, туган якларга икенче елның гыйнвар башында гына кайтачакмын, – ди ул.

Илнур Себердә машина йөртүче булып эшли. Читкә китеп эшләвенең сәбәбен Азнакайда эш юклык, булганының да хезмәт хакы аз булуы белән аңлата.

– Үзебездә хезмәт хакы аз. Ә балаларны ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк, – ди ул. – Шушы берничә елда без акрын гына йорт җиткезеп кердек. Хәзер аңа җиһазлар сатып алырга кирәк. Моңа кадәр Азнакайда «Нефтетранс» оешмасында эшләдем. Машина йөртү таныклыгын алдырып, эшсез калгач, Себергә китеп, слесарь булып урнаштым. Таныклык алгач та туган якларга кайтмадым. Эшләвемне шунда дәвам иттем. Хәзер азнакайлыларның күпчелеге читтә эшли. Себергә үк китмәгәннәре я Бөгелмәгә, яки Лениногорскига бара.

Илнур әйтүенчә, Себердә ул бер айга 80 мең сум хезмәт хакы ала. Аннан кайткач, 30 көн ял итә дип уйласак, айлык хезмәт хакы 40 мең сумга чыга. Җитмәсә, кайвакыт ул акчаны түләүдә тоткарлыклар да була икән. Мондый хезмәт хакы өчен гаиләңне калдырып, айлар буе тулай торакта, вагоннарда яшәү үз-үзен аклыймы? Әңгәмәдәшемә күңелгә килгән сорауны бирми кала алмадым.

– Азнакайда андый хезмәт хакы юк бит, – диде ул. – Күп дигәндә, 25 мең сум акча эшләп була. Танышларым арасында моннан күбрәк акча эшләүчеләр дә бар, әлбәттә. Тик аларның эше бик авыр, ялы да юк диярлек. Һәр эшнең үз авырлыгы инде. Тормыш итәргә бу акча гына җитә димим. Шуңа күрә менә гыйнварга кадәр калырга булдым. Ай саен 80 мең сум акча булыр дип өметләнәм.

Вагонда яшәсәләр дә, шартлардан канәгать булуын әйтте. Ашаталар, киендерәләр, мунча бар, ди ул.

– Авырлыклар булса да, эшем ошый миңа. Башта читен иде, хәзер ияләштем. Гаиләне күрмим, әлбәттә. Балалар да сагына. Монда башка тормыш белән яшисең. Аннан соң, бер ай буе эшләп өйгә кайткач, ял да итәсе килә. Яшерен-батырын түгел, хәмер белән мавыгучылар да бар. Себердә эшләүчеләрне үзегез беләсездер инде… Күбебез шундый тормыш рәвеше алып бара бит. Хатынга болай йөрү ошамады, әлбәттә. Шул сәбәпле гаиләмне дә югалта яздым. Өч ел аерылып торганнан соң кабат кавышырга булдык. Ул елларда Себердә 4-5әр ай эшли торган идем. Әле дә хатыныма җиңел түгел. «Кайт», – дип әйткән чаклары да еш була. Тик үзебездә эш булмагач, нәрсәгә өметләним? – ди ул.

Сүз уңаеннан, бер әңгәмә вакытында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да азнакайлыларның күпләп читкә эшкә чыгып китүләренә борчылуын белдергән иде.

– Яшьләрнең күпчелеге, бәхет эзләп, Себергә яки башка төбәкләргә юл ала. Гаиләләре белән айлар буена күрешми. Ире – читтә, хатыны – ялгыз. Соңгы елларда шул сәбәпле таркалган гаиләләр саны да арта. Андыйлар белән дә эшлибез. Аерылышырга карар кылган гаиләләр белән күрешеп сөйләшәбез. Аңлашкач, уртак фикергә килеп, уйларыннан кире кайтучылар да булды, – дигән иде ул чагында район башлыгы.

«Вахта мәсьәләсе катлаулы»

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, читтә бәхет эзләүчеләр арасында аеруча Башкортстан, Чувашия республикалары, Тула һәм Пенза өлкәләре халкы күбрәк.

– Минем туган авылымдагы яшьләрнең күпчелеге Себердә эшли, – ди Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә яшәүче Гомәр Фәйзуллин. – Минем дә эшкә чыгып китүемә 7 ел булды. Бүген Тобольск шәһәреннән 300 чакрым ераклыктагы Уват районында товар операторы булып эшлим. Машиналарга ягулык салам.

Гомәр туган якларыннан 21 сентябрьдә чыгып киткән. Гаиләсе янына тагын 1,5 айдан соң әйләнеп кайтачак.

– Элек мин бер ай эшли идем дә бер ай ял итә идем. Хәзер коронавирус аркасында 75 көн эшләп, шуның кадәрле үк ял итәм, – ди ул.

Яшь егетнең гаиләсе – хатыны, кечкенә улы. Еракка киткәч, аларны сагынса да, эш шартлары һәм хезмәт хакы яхшы булгач, Башкортстанда эш эзләү турында уйлаганы да юк.

– Мин монда барысыннан да канәгать. Тору, ашау-эчү бушка. Тулай торакта ике кешелек бүлмәдә яшибез. Спортзалга йөрү мөмкинлеге бар.  Юл өчен дә түлиләр. Бер ай эшләгәч, 110 мең сум акча алабыз. Бер ай өйдә торганны исәпкә алсак, аена 55 мең сум хезмәт хакы дигән сүз. Гаиләнең читтә булуы кыен, әлбәттә. Ләкин без ияләштек инде. Читтә эшләүнең уңай ягы да бар. Бер ай якыннарым белән ял итәм. Җыелып килгән эшләрне эшләргә дә рәхәт, – ди ул.

Икенче әңгәмәдәшем Марат Абдуллиның төп эш урыны – Татарстанда. Ләкин объектлары Якутиядә булганлыктан, аның күп вакыты читтә уза. Инженер булып эшли.

– Без вагоннарда 4 – 8 кеше яшибез. Гадәти эшчеләрнең хезмәт шартлары да, хезмәт хаклары да безнекенә караганда начаррак. Тулай торакларның бер бүлмәсендә 8 – 12шәр кеше яши. Дөресен генә әйткәндә, вахта мәсьәләсе бик катлаулы. Мин, мәсәлән, аена 40 мең сум акча өчен гаиләне калдырып чыгып китмәс идем. Якутиядә ким дигәндә 2 атна булабыз. Бу юлы 31 августта килгән идек. Кайчан кайтачагыбыз билгеле түгел әле. Вахта ысулы белән узган ел эшли башладым. Иң  уңай ягы – югары хезмәт хакы. 100 мең сумнан артык алабыз. Тагын бер уңай ягы – һәрвакыт яңа җиһазлар һәм объектларда эшләү. Аларда тәҗрибә дә туплана. Бер объектта гына эшләгәндә үсеш күрми идем. Иң  тискәре ягы, әлбәттә, гаиләнең, өлкән яшьтәге әнинең еракта булуы. Командировкаларга йөрмичә генә эшләгән айларда 60 мең сум тирәсе акча чыга. Ләкин банкка түлисе кредитларым күп. Хезмәт хакы 100 мең сум тирәсе булса, әлбәттә, читкә йөрмәс идем, – ди ул.

Люция Закирҗанова, психолог:

— Читкә йөреп эшләүчеләрнең күпчелеге өчен вахта ысулы яшәү рәвешенә дә әйләнергә мөмкин. Тик аларның баштагы максатлары – зур акча эшләү була бит. Ә аннан соң тора-бара әлеге мотив яшәү рәвешенә әйләнә. Кеше мондый тормышка ияләшә. Әгәр кешегә бер урында гына утырып эшләү авыр бирелә, яки кызыксыз, өеннән һәрвакыт кая да булса чыгып китәсе килеп тора икән, димәк, аның өчен бу яшәү рәвешенә әйләнгән дигән сүз. Шулай ук озак мөнәсәбәтләр кора алмаган кешеләр дә шулай читкә чыгып китеп, үзләренә рәхәтлек таба.

Вахтачылар нинди өлкәләрдә хезмәт куя?

  • Төзелеш һәм төзекләндерү – 42 процент.
  • Сак хезмәте – 14 процент.
  • Сату – 13 процент.
  • Транспорт һәм элемтә – 9 процент.
  • Сәнәгать, файдалы казылмалар чыгару – 8 процент.
  • Хезмәт күрсәтү – 2 процент.
  • Торак-коммуналь хуҗалык – 2 процент.
  • Башка өлкәләр – 10 процент.

Белгечләрнең һәм менеджерларның күпмесе күченеп китәргә әзер?

  • Ир-атлар – 41 процент.
  • Хатын-кызлар – 28 процент.

(РАНХиГС һәм Югары икътисад мәктәбе тикшеренүләре буенча)

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү