Кетчуп ясау ЫСУЛЫ

«Бу рецептка 40 еллап бар инде, кәгазе дә саргаеп беткән. Кетчупны интернеттан карамыйча, нәкъ менә шуның буенча һәр ел саен бик яратып ясыйм», – дип язган ул «Серле сандык» кушымтасы почтасына юлланган хатында.

Кирәк булачак:

  • 3 кило помидор,
  • 1 кило алма,
  • 1 стакан туралган башлы суган,
  • 1 әче борыч,
  • 2 аш кашыгы тоз,
  • 4 аш кашыгы шикәр комы,
  • 1 аш кашыгы 9%лы аш серкәсе,
  • 2 дәфнә яфрагы,
  • 10 түгәрәк кара борыч,
  • 3 канәфер.

Помидор, алма, суганны ваграк итеп турап, йомшарганчы пешерәбез дә тишекле чүмеч аша сөзәбез. Килеп чыккан соуска тоз, шикәр комы, аш серкәсе, марлядан ясалган кечкенә генә төенчеккә дәфнә яфрагы, түгәрәк кара борыч, әче борыч, канәфер төйнәп салабыз һәм, пары беткәнче, куерганчы кайнатабыз. Кетчупны стерильләштерелгән банкаларга тутырганчы, төенчекне алып ташлыйбыз.
Бик җиңел ясала торган тәмле рецепт!


Фикер өстәү