Туристлар сәяхәт бәясенең 20 процентын кире кайтара алачак

Россиядә туристик кешбэк программасының икенче этабы башланды. 5 декабрьгә кадәр Казан туристлары ил буенча турлар сатып ала һәм эчке туризмны стимуллаштыру буенча дәүләт программасы кысаларында сатып алу бәясенең 20 процентын кире кайтара алачак. Бу хакта ТР туризм буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашу өчен Россиянең теләсә кайсы ноктасына кимендә 2 төн (3 көн) озынлыгындагы сәяхәт сайларга кирәк. Сәфәр 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр башланырга тиеш. Өстәвенә, программа кысаларында бер турист өчен сәфәрләр саны чикләнмәгән. Акциягә тоташтырылган туроператорлар, отельләр һәм агрегаторлар исемлеге сайтта урнаштырылган.

Турны сатып алыр алдыннан «Мир» түләү системасы картасын мирпутешествий.рф сайтында лояльлек программасында теркәргә кирәк. Билгеләп үтик, кешбэкны «Мир» картасы белән түләгәндә генә алырга мөмкин. Сәфәрне 15 октябрьдән 5 декабрьгә кадәр программаның сайланган партнеры сайтында акция битендә түләргә кирәк.

Барлык шартларны үтәгәннән соң туристлар сәяхәт бәясенең 20 процентын кире кайтарачак, тик бер сатып алынган тур өчен 20 мең сумнан артык түгел.


Фикер өстәү