17 октябрь: Манифест һәм Беренче татар яңарышы

«Манифест» татарчага, ихтимал, «мөрәҗәгать», «өндәү», дип тәрҗемә ителәдер. Бүгенге сүз «17 октябрь Манифесты» дип аталган, ерак 1905 елда дөньяга туган, үз вакыты өчен бик тә әһәмиятле һәм прогрессив булган документ хакында иде. Укучы, бәлки: «Моннан нәкъ 115 ел элек игълан ителгән ул мөрәҗәгатьнең татарга, аның язмышына, татар газетасына нинди катнашы бар соң?» – дияр. Катнашы бар һәм ул шактый зур.

Чөнки татарда туган хөр кәефләрне, нәкъ шул чорда яралган һәм чәчәк ату кичергән татар матбугатын, милли үзаң көчәюне Беренче рус революциясе белән генә бәйләү – дөрес саналганда да тарихны артык гомумиләштерү ул. Вакыйга эчендәге үтә мөһим вакыйга – күптән көтелгән гражданлык ирекләре: сүз, матбугат, намус иреге, җыелышлар, сәяси берләшмәләр рөхсәт ителү – нәкъ менә без әйткән 17 октябрь Манифестында, аның текстында. Саналган ташламаларны, патша самодержавиесенең, халыкка игелек күрсәтүдән бигрәк, бик тиздән шартлап өзелү ихтималы булган тезгенне бушатуы, чәйнәп төкереләчәк авызлыкны салдыруы, шуңа мәҗбүр булуы, дип аңлау кирәктер. Кыскасы, Беренче инкыйлаб Манифест тудырса, Манифест, үз чиратында, Россия тарихында беренче ирек-хөрлек, шул исәптән безгә, татарларга, милли яңарыш – ренессанс та китерде. Бу урында, әлбәттә инде, Тукай юллары, «Аң» шигыренең башы искә төшә. «Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән». «Бишенче» сүзенең баш хәрефтән булуы аңлашыладыр дип уйлыйм.

Без, татарлар, Россия эчендәге халык буларак, илдәге вакыйгалардан, начармы алар, яхшымы, бик теләсәк тә, читтә кала алмыйбыз. Хәзер дә шулай, элек тә шулай булган. Хөрлек килсә, татар уяна, үзен хөрмәт итә башлый, дәүләтчелеген искә төшерә. Реакция башланып, кысу, җәберләүләр китсә, башкалар кебек үк поса, «йокыга тала». Манифест әле тагын бер мөһим үзгәрешкә – Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасыннан торган ике палаталы (әгәр шулай дип атарга яраса) парламент яралуга да хәер-фатиха була. Ягъни парламентаризмга – халыкның үз вәкилләре аша дәүләтне идарә итүдә катнашуына. Европа башкалаларында инде ике-өч гасыр гөрләп эшләгән закон органына охшаш хакимият тармагы, ниһаять, Россиядә дә ярала. Ниһаять, татарлар да Думага сайланган депутатлары аша илне идарә итүдә катнаша башлый. Бу да – бик күркәм күренеш. Февраль инкыйлабына чаклы сайланган дүрт Думаның беренче икесе генә чын закон органы саналган, артык кыска гомерле булган җәһәттә дә.

Сүзне яңадан татар милләтенең, дәүләтсез өч гасыр ярым яшәгәннән соң, беренче тапкыр, Тукай әйткәнчә, уянуына – аның күңеленә ирек, хөрлек чаткылары яралуга таба борасы килә. Алар ни рәвешле, нинди механизм аша, ничек яралган соң? Халыкны агарткан да, каралткан да – мәгълүмат чаралары. Радио, телевидение, интернет булмаган ул чорда кәгазь басмаларның чиксез зур роль уйнаганын искәртеп тору кирәк микән?

Беренче рус революциясенә тикле дә, милләтне уй-фикерле итү максатыннан, татар телендә газета чыгарырга омтылышлар булмаган түгел, булган. Заманында, ХIХ гасырның 70 нче елларында Каюм Насыйриның «Таң йолдызы» газетын чыгару өчен чабуы, әллә күпме аяк киеме туздыруы мәгълүм. Тик колониаль халыкның үз матбугаты булырга тиеш түгел шул – рөхсәт бирмиләр. Соңрак төрле елларда Заһир Бигиев, Шаһбазгәрәй Әхмәтов, Оренбургта бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, Җаек шәһәрендә Тукайның дусты Камил Мотыйгый татар матбугаты тудырырга талпыныш ясап, хакимият бусагаларын күп таптаган. Әмма файдасыз. Патша хөкүмәте татарның, газета-журнал укып, мәгърифәт юлына чыгуын теләми. Шулай да, язуларына караганда, үҗәт татар зыялылары 1905 елга кадәр азтиражлы ике яшерен газета («Иттифак» һәм «Хөррият») чыгарып тора. Тик күпсанлы, бөтен Россиягә таралган татар өчен ул гына үтә дә аз була.

Беренче татар газетасы «Нур»ның беренче саны Санкт-Петербургта 1905 елның сентябрендә чыкса да, яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләр кебек, бер-бер артлы дистәләгән татарча басмалар яралу турыдан-туры 17 октябрь Манифестына бәйле. Казанда «Казан мөхбире», Уральскида Тукай эшләгән «Фикер», икенче Казан татар газетасы «Йолдыз», күбебез ишетеп белгән «Бәянелхак» һ.б. басмалар. Газеталар Оренбург, Әстерхан, Мәскәү, Ташкент, Троицк, Уфа, башка шәһәрләрдә дә чыга башлый. 1917 елга кадәр Россиядә татар телендә җәмгысы алты дистәдән артык (!) газета нәшер ителүе, аларның абсолют күпчелеге революцион-демократик һәм либераль юнәлештә булуы билгеле.

Бу ни дигән сүз? Бу – татарны бәхет басу, зур өлеше укый-яза белгән милләт өчен үзенә күрә бер эволюцион шартлау. Бу – татар зыялыларының күптәнге хыялы тормышка ашу – миллионлаган татар кешесенең күзе ачыла башлау, аларда ил-көнгә, андагы вазгыятькә бәйле фикер формалашу, милли үзаң үсү, милләтнең иҗтимагый-сәяси активлыгы арту.

Революция, манифест әле тагын татар китаплары күпләп басыла башлауга, милли профессиональ театр формалашуга, татар журналистикасы һәм публицистикасы барлыкка килүгә дә юл ача. Ул гынамы? Татар милләтен мәдәни яктан алга киткән башка милләтләр дәрәҗәсенә җиткерү максатын күз уңында тоткан милли идеология барлыкка килү үзе генә дә – зур, бәяләп бетермәслек казаныш.

Беренче татар идеологлары – Ш.Мәрҗани эшен дәвам иттергән Исмәгыйль Гаспралы, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Исхакыйлар – бүген милләтнең алтын баганалары саналган шәхесләребез беренче чыныгуны шул елларда ала. Үз байлыкларын, акчаларын татар мәдәниятен, мәгарифен, вакытлы матбугатын үстерүгә сарыф иткән сәүдәгәрләр, фабрикантлар, завод, алтын приискы хуҗаларын берләштергән социаль катлау – милли-либераль буржуазиянең килеп чыгуы да шул вакытка карый. Милли азатлык, ирек, шәхес иреге, сүз иреге өчен көрәш татар зыялы катлавының яшәү мәгънәсенә әверелә…

Россиядәге һава торышы үзгәреп торучан. Революция 1907 елда бастырыла. Тик Манифест китергән хөрлек, әлбәттә, хәтсез чигенешләр белән, большевиклар властена чаклы дәвам итә әле. Аннан соң 70 елга сузылган Совет хакимияте һәм үткән гасырның 90 нчы еллары алып килгән, шулай ук гомере озын булмаган Икенче татар яңарышы. Милләт, аның зыялылары дәвамлы, исәнлегебезне гарантияләгән, озакка дип килгән Өченче татар яңарышын көтүдә бүген.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү