Татарстанда 16,5 миллиард сумга ипотека бирелгән

Ел башыннан алып Татарстанда 16 млрд 562,97 млн сумлык 6671 ташламалы ипотека кредиты бирелгән. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы атнада республикада яшәүчеләргә 925 миллион сумлык 345 ипотека кредиты бирелгән», диделәр ведомствода.

Агымдагы елның апрелендә 6,5 процентлы ставка белән ташламалы ипотека программасы эшли башлады. Ул төзелеш базарын стимуллаштыру һәм коронавирус пандемиясе аркасында икътисади кризиста торак алуга ярдәм итү өчен гамәлгә куелган.

Республикада программа буенча алына торган торакның иң югары бәясе 6 миллион сумнан артырга тиеш. 6,5 ставкалы ташламалы ипотека 2021 елның уртасына кадәр гамәлдә булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан ташламалы ипотека бирү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидерлык итә.


Фикер өстәү