Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның берсе читтән кергән, 38 кеше авыру белән элемтәдә булган. Биш кеше — хастаханәдә, 34 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Иң күп авыручылар (18 кеше) — 30 яшьтән алып 50 яшьтәгеләр.

16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча Covid-19 белән авыруның 7770 очрагы теркәлгән.

Республикада коронавирус пандемиясе таралганнан бирле, 6702 кеше (узган тәүлектә — 50) терелгән.

 


Фикер өстәү