Көнбагышны тулысынча диярләк җыеп алганнар

Татарстан кырларында 105 мең гектардан көнбагыш җыеп алынган, ягъни бу культураның гомуми мәйданының 88 проценты дигән сүз. 172 мең тонна уңышны җыеп алганнар, бер гектардан уртача уңыш 16,5 центнер тәшкил итә. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан районнары хуҗалыкларында көнбагыш җыелмаган.

Марат Җәббаров сүзләренчә, 20 мең гектардан яки 45 процент мәйданнан кукурузны бөртеккә җыйганнар. 104 мең тонна уңыш җыеп алганнар. Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск, Югары Ослан районнарында иң күп җыелмаган мәйданнары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә, 1,6 мең га җыясы калды, дип хәбәр итте. «Быел шикәр чөгендерен җыю эше югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Моңа һава торышы да, шулай ук инвестиция компанияләренең кызыксынуы һәм оешканлыгы да ярдәм итте», — диде ул. Бүгенгә җыелган мәйданнардан (47,6 мең га) 2,1 млн тонна уңыш алынган. Бер гектардан 440 центнер уңыш чыккан.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр техниканы саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонтлауны оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итте. Кышын 11 мең трактор, 2800 комбайн һәм 80 проценттан артык авыл хуҗалыгы машинасы паркын төзекләндерергә кирәк булачак. Ел саен запас частьларга 3,5 миллиард сумга якын акча тотыла.

Марат Җәббаров хуҗалык һәм агрохолдинг җитәкчеләрен паркта җитешсезлекләрне вакытында бетерергә, заказлар урнаштырырга һәм көннәр җылы булганда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап калырга өндәде.

/Татар-информ


Фикер өстәү