Инвесторлар Татарстанга М12 трассасын эшләтеп җибәргәннән соң 1 млрд сум акча кертергә әзер

Лаеш районында М12 трассасы ярдәмендә сыекландырылган табигый газ җитештерелергә мөмкин, проектка инвестицияләр 1 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ТР Лаеш районы Орел авылында яшәүчеләр белән очрашуда белдерде.

«Бер инвестор белән киңәштек, алар РТСПГ(сыекландырылган табигый газның регазификацион терминалы)  төзергә әзер. Бездә шундый юл булачак, дигәч, алар шунда ук безнең территориядә мондый производствоны төзү мәсьәләсе турында фикер алыша башладылар «, — дип сөйләде Илдус Зарипов.

Район башлыгы юлның ил һәм республика өчен кирәк булуын билгеләп үтте. Шулай ук М12 трассасы Татарстан икътисады үсешендә мөһим роль уйнаячак, чөнки төзелгән инфраструктура инвесторларны җәлеп итәчәк, дип ассызыклады Зарипов.

“Мәскәүгә, көнбатыш базарларына, көньякка, көньяк-көнчыгышка, Көнбатыш Кытайга турыдан-туры юл”, — дип район җитәкчесе трассаның плюсларын китерде.

Орел авылында бүген хакимият вәкилләре Мәскәү — Казан тизйөрешле автомагистрален төзү мәсьәләсе буенча җирле халык белән очрашты. Авыл халкын объектны проектлау һәм төзү буенча эш төркеме составына кертергә карар кылынды.


Фикер өстәү