Хәнифов: М12 Казанга барлык юнәлешләрдә хәрәкәт итү өчен ачылырга ярдәм итәчәк

Мәскәү — Казан тизйөрешле автотрассасы Татарстанда яңа производстволар булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм казанлыларга шәһәрдән барлык юнәлешләрдә чыгу мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Лаеш районы Орел авылында яшәүчеләр белән очрашуда хәбәр итте.

«Дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия зур башкала шәһәрләре һәрвакыт үзләрен юллар белән чолгап ала, ә алар үзәкнең җитештерү мөмкинлекләрен тәэмин итә. Түбән Новгород та, Чабаксар да, Владимир да андый сыйфатларга ия түгел. Казан теләсә кайсы якка таба хәрәкәт итә алырлык хабка әверелә: төньякка, көньякка, көнбатышка, көнчыгышка. Бу бик мөһим «, — дип билгеләде Хәнифов.

Министр искәрткәнчә, республика буенча трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Трасса ике этапка бүленәчәк, дүрт хәрәкәт полосасын, биш транспорт чишелешен һәм 76 ясалма корылманы үз эченә алачак. Полоса тизлеге — 120 км/сәг.

 


Фикер өстәү