Резеда Галимова: «Илһам абый бер әйтте, әйткәне гомерлеккә җитте»

Сәхнәдә сәнгать беренче урындамы, гайбәтме? Вакыт нәрсәне урынына куячак? Сәхнә элеккеге югарылыгын кайтарсын өчен җырчылар нишләргә тиеш? Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова белән әнә шул хакта сөйләштек һәм олпатларны искә алдык.

Резеда ханым, пандемия тамашачының мәдәнияткә мөнәсәбәтен үзгәрттеме?

– Тамашачының ничек үзгәрүе турында әле әйтергә читенрәктер. Мин җырчыларның, музыкантларның кәефе ничек үзгәрүе турында әйтә алам. Аларга эшләве, чыннан да, кыенрак. Ләкин без интернет заманында яшибез. Шуңа күрә өйдә утырганда онлайн чыгыш ясаган булды. Тамашачыны югалттык дип уйламыйм. Мин һәр якта да  җаваплылык һәм сәнгатькә мәхәббәт артты дигән фикердә. Әйе, тормышка чикләүләр керде. Хәзер инде битлек, пирчәткәләр кию киңәш ителә. Минемчә, бу кәефне төшермәскә, безне сәламәтлеккә зыян китермичә яшәргә, үзеңә игътибарлы булырга өйрәтергә тиеш.

Тамашачы зәвыгы җитди музыканы кабул итәрлек дәрәҗәдәме соң?

– Миңа калса, җитди музыкага мөнәсәбәт нинди заманда да үзгәрмәде. Хәзер дә. Ул бит бер көндә генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Җитди музыка – ул безнең тарих, асылыбыз дигән сүз. Андый сәнгатьтән баш тартырга ярамый.

Ләкин бит андый тамашачы бик аз.

– Әйе, аз, ләкин алар бар!

Гомумән, татар эстрадасын алсак, анда нинди проблемалар бар?

– Шундый башкаручылар бар, алар халык алдында чыгыш ясарга атлыгып тора. Аларда азарт бар, дәрт бар. Миңа калса, андый кешеләр үз көчләрен сынап карарга тиеш. Ләкин вакыт барысын да үз урынына куя. Башкаручыларның мөмкинлекләрен дә, аларның үз алларына куйган максатларын да вакыт бәяли. Чөнки кемдер данга кызыгып, кемдер акча эшлим дип сәхнәгә менә. Ләкин дан артында бик күп көч ята. Үзеңне тәрбияләмәсәң, укымасаң, эшләмәсәң, чыннан да сәхнә гомерең чикле була. Сәхнә бит ул чыгып җырлау гына түгел. Ул тамашачыга композитор белән шагыйрьнең иҗатын, алар салган мәгънәне җиткерү дә. Башкаручы зур җаваплылык тоярга тиеш. Әйтик, без алдан әсәрне өйрәнә, аннан соң композитор белән очраша идек. Аңа җырлап күрсәтү  үзе бер имтиханга әйләнә иде. Шул ук вакытта без композиторның теләк-киңәшләрен шатланып тыңлый идек. Ул билгеле бер  нотаның ничек яңгырарга тиешлеген аңлата, башка үзенчәлекләргә туктала. Композитор синең белән шулай эшләсә – үлемсез әсәр туа, җырчы бер баскычка үсә. Элек эш шулай корылган да иде инде. Син әсәрне оригиналда ишеткәнчә кабатларга тиешсең. Һәм бу кагыйдә музыка мәктәбендә укыганда ук күңелгә салына. Бах әсәрен, мәсәлән, башкача уйнап булмый бит инде. Бу – җаваплылык. Һәр композиторга әнә шулай җаваплы карарга кирәк. Хәзер дә, мөмкинлек булганда, җырның авторлары белән очрашырга, аларның ни теләгәнен аңларга кирәк. Шулай иткәндә тамашачыны яулау ансатрак.

Әсәрне кабатларга кирәк, дисез. Хәзер исә классик әсәрләрне заманга яраклаштыралар, үзгәртәләр. Бу җырны бозумы?

– Шундый җырлар бар, аларны берничек тә үзгәртеп булмый. Сүзем хитлар турында. Әйтик, «Журавли» җырын тагын ничек башкарып булсын инде?! Шулай ук Алмаз Монасыйпов, Салих Сәйдәшев әсәрләрен дә үзгәртү җырчы өчен отышлы түгел. Шуңа күрә ул әсәрләргә карата «хит» дип әйтәләр дә. Шул ук вакытта әсәрне үз манерында башкаручылар да бар. Аларга классик манерда башкару бик килешеп тә бетмәс иде кебек. Әмма шундый композиторлар бар, алар бер генә нотаны да үзгәртмәскә дип катгый әйтәләр иде. Рөстәм Яхин да үзгәртмәскә куша торган булган. Аны белгән, аның белән бер чорда яшәгән кешеләр бар, алар бу фикерне раслый. Тамашачы да беркатлы түгел, ул кемнең җырны башкара алуын, кемнең бозуын яхшы аңлый. Шундый тамашачылар бар, алар бер генә чараны да калдырмый карап бара һәм билгеле бер күренеш турында үз фикерен әйтә ала. Мондый кеше синең чыгышыңны тискәре бәяләвен күзеңә карап әйтә ала.

Музыка зәвыгын бала чактан тәрбияләргә кирәк, дисез. Ләкин һәр кеше музыка мәктәбендә белем алмый бит. Алар бу зәвыкны ничек булдыра ала?

– Безнең балачакта урта белем бирү мәктәбендәге җыр дәресендә дә җитәрлек белем бирелә иде. Без анда чор турында мәгълүматны, җыр авторлары, аның язылу тарихларын өйрәнә идек. Җырны ниндидер темага бәйли һәм хор белән җырлый идек. Музыка мәктәбендә исә белем тирәнрәк тә, кызыклырак та. Анда инде синең дөньяга карашың үзгәрә. Шуңа күрә музыка мәктәбен тәмамлагач та аннан аерыла алмаучылар, икенче уен коралында уйнарга өйрәнергә теләүчеләр була. Ләкин моның өчен музыка мәктәбен ташлыйсы килгәндә дә, ташламаска, ихтыяр көчен югалтмаска кирәк. Әйе, ташлыйсы килгән чаклар була. Андый вакытта мәҗбүриләү дә дөрес. Соңыннан бала мәҗбүриләгән әти-әнигә рәхмәт әйтергә дә мөмкин әле. Ә инде кешенең музыка мәктәбендә укырга мөмкинлеге булмаган икән, бездә, гомумән, Россиядә ул зәвыкны булдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Филармониядә хәтта махсус шундый программалар каралган. Моннан тыш театрлар бар. Биредә дә төрлесен карарга, танышырга һәм үзеңә якын сәнгатьне сайлап алырга мөмкин. Мәсәлән, кемгәдер фольклор сәнгате якын, кемгәдер опера һәм башкасы. Ләкин безнең халыкның кызык бер үзенчәлеге бар: ул барысына да йөри. Операсына да, драма театрына да, фольклор музыкасына да. Бездә халык бик кызыксынучан. Чит илдә исә билгеле бер юнәлеш яңалыкларын гына күзәтеп баралар.

Сез үзегез дә бөтен премьераларны карап барасыз бит. Бу нәрсә өчен кирәк?

– Ул премьераларның барысы да белемне арттыра. Башкалар нәрсә эшли, нинди яңалыклар бар, нинди яңа алымнар уйлап табылган – болар бит бар да кызык. Миңа алар кайсы яктан файдалы дисәк, әйтик, «Әкият» театрындагы «Әлфия» спектаклен алыйк. Ул минем өчен кадерле шәхес – Әлфия Авзаловага багышланган. Аның белән күпме илләр гизелгән, күпме юллар үтелгән. Илһам абый, Хәмдүнә апа белән дә юл сынауларын уздык. Мин  алар белән аралашуыма, бергә эшләвемә горурланам. Бу шәхесләр белән миңа беркайчан да кыен булмады, киресенчә, аларның кайгыртуларын тоеп яшәдем. Әлфия апа тамашачыларның да, безнең дә үзен никадәр яратуыбызны һәм хөрмәт итүебезне белсә дә, беркайчан да үзенә өстенлекләр, аерым шартлар таләп итми иде, тыйнак булды. Ягымлы, мөлаем, кызык, аралашучан кеше иде. Хәмдүнә апа да һәр кешене, һәр туар таңны шөкер итеп, шатланып каршы ала белде. Сәламәтлегең ничек дип сорасалар, сүзен, менә, малай, бу юлысы котылдым әле, дип башлый, тамашачы минем хәлемнең мөшкел икәнлеген сизмәскә тиеш дип җөпләп куя иде. Гастрольдә чакта, чәй эчәсең киләме, дип сорады бер заман. Бик яхшы булыр иде дә, дип әйтүгә, әйдә, миндә табын корылган, диде. Югыйсә бит мин аны кайгыртырга тиешле кеше…

Илһам абый белән дә юлда күп йөрдек. Ул беркайчан да беркемгә дә авыр кагылмый, әйтә икән, эш өчен кирәклесен бер тапкыр һәм берәгәйле итеп әйтә. Бик еш җырчыларга канат куя иде. Миңа: «Җырлаганыңны тыңладым. Сиңа нәкъ менә шулай җырларга кирәк. Беркайчан да, бернәрсәне дә үзгәртмә. Тавышың нәкъ менә шулай яңгырарга тиеш. Шушы манерны югалтма», – дигән иде. Илһам абый бер әйтте, әйткәне гомерлеккә җитте.

Аларны һәрвакыт аягүрә каршы алдылар. Бу шәхесләр иртәгә нәрсә буласын уйламыйча, тамашачыга мөмкин булганның барысын да бирәләр иде. Алар үзләрен аямадылар. Иртәгә тагын юл яки концерт көтсә дә, соңгы тамчы хәлләренәчә эшләделәр.  Без дә шулай эшли торган буын. Мин, Татарстан халык уен кораллары оркестры солисты буларак, иртәгә сәламәтлегем ничек булыр дип уйламыйм, соңгы тапкыр чыгыш ясаган кебек эшлим.

Илһам абый, Әлфия, Хәмдүнә апалардан соң музыка сәнгате бушап калды дигән хис тумыймы сездә?

– Хәзерге җырчылар да үзләрен тәрбияләргә тиеш дип уйлыйм мин. Чөнки тамашачы алардан кәеф кенә түгел, белем дә көтә. Татар халкы нинди дигәндә, чит ил кешесе, мәсәлән, сәхнәдә торган кешегә карап фикер йөртә. Шуңа күрә җырчының ялкауланырга, башка юлга кереп китәргә хакы юк. Без заманча музыканы да белергә, халык җәүһәрләрен дә үзләштерергә тиеш. Бу җәһәттән мин һәр балага музыка мәктәбендә уку мөмкинлеген тудырыр идем.

Иҗаты белән тамашачыны җәлеп итә алмаган җырчы үзе турында гайбәт чыгарып популярлык казанырга тырыша. Ничек уйлыйсыз, бу вакытлы күренешме, әллә озакка тамыр җәярме?

– Андый кешеләр билгеле бер вакыттан соң барыбер төшеп калыр дип уйлыйм. Бәлки хәзер кешегә кызыктыр алар, ләкин тора-бара… Бәлкем үзләренә башка шөгыль табарлар. Җыр бит ул шундый өлкә, анда җырсыз бер генә көн дә яши алмаган кеше генә кала ала. Аңа үзеңне багышларга һәм берни дә өмет итмәскә кирәк. Шунда гына чын мәгънәсендә җырчы дигән сүзне яулап була. Безнең сәхнә ветераннарыбыз шундый. Шуңа күрә мин аларга яшьләр белән бер сәхнәдә эшләү мөмкинлеген бирер идем. Яшь буын алардан хәзер онытылып барган кыйммәтләрне алыр иде. Өлкән буын оешкан булуы белән дә аерылып тора. Хәзер исә сәхнәгә урамда йөргән аяк киеменнән йөгереп чыгып, тиз генә җырлыйм да китәм, диючеләр дә табыла. Моңа шаккатам. Ничек инде аяк киемеңне алмаштырмаска? Концерт бит ут куючының, музыкантның, тавыш көйләүченең – тулы бер төркемнең хезмәте. Ә урамда йөргән аяк киеменнән чыгып син җыештыручының да хезмәтен хөрмәт итмисең булып чыга. Ул шул төркемнең бер вәкиле дә, тамашачы да. Тамашачысын хөрмәт итмәгән җырчы – нинди җырчы инде ул…

Блиц сораулар

Ял иткәндә җырлый торган әсәрегез.

– Андый юк, ләкин башта һаман ниндидер көй яңгырый. Ул син хәзерге вакытта өйрәнә торган җыр була һәм синең бөтен калебеңне биләп ала.

Хәзер башыгызда нинди җыр әйләнә?

– «Көймә килә» дигән халык җыры.

Тормыш девизыгыз.

– Яхшы  кәефтә булырга тырышу.

Тавышны ничек сакларга?

– Элек мин бу сорауга башкача җавап бирер идем, хәзер авырткан тамак белән җырламагыз, дим. Иң беренче дәваланырга, аннары гына җырларга кирәк. Авырган килеш тавышның бөтен матурлыгын биреп булмый.

Иммунитетны ныгыту өчен бер киңәш.

– Иртән лимон салынган җылы су эчәргә кирәк.  Аңа бал кушсаң, тагын да файдалы.

Фигураны ничек сакларга?

– Аның сере бик гади: кич белән ипи ашамаска. Адәм баласын гомер буе икмәк тәме, икмәк исе озатып бара. Ул бик тәмле ризык һәм без аннан тулысынча баш тарта алмыйбыз. Ә менә кичен  тыелып торырга була.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


2 фикер

  1. Афэрин, дип эйтэсе килэ Резедага! 💯Анын жырлавын тынлаган саен тынлыйсы килеп тора!👏👏👏Ни очен Резеда Галимованы беркайчан да «Татар жыры»нда жырлатмыйлар? Ни очен ул сэхнэдэ бииик сирэк куренэ? Ни очен Салаватлар белэн бер сэхнэдэ ул юк икэн?! Нэкъ менэ кемнэр жырларга тиеш ул «татар жыры»нда!!! Аны хэр елны чакырып алып жырлатырга кирэк «татар жыры» концертына!!! Халык беркайчанда курмэгэн, жырлый белмэгэн бала-чага жырларга тиеш түгел «Татар жыры»нда!!!☝️

  2. Хэр жырчы да ботен кешегэохшап бетэ алмый. Ее творчество НА ЛЮБИТЕЛЯ! (Мое мнение)

Җавап Отменить ответ