Марат Кәбиров: Берни дә үзгәртмисең. Һәм ел саен шулай кабатлана.

И, авыл тормышының кызык яклары күп инде аның. Иң кызыгы, мөгаен, бәрәңге утыртудыр. Ягымлы елмаеп яз килә. Кышкы тормышның бөтен чүбе кардан арына. Бакчаны тазартасың. Зур инде ул, егерме сутый чамасы. Берәр мең түләп җирне сөрдерәсең. Шул җирнең бер карышы да әрәм булмасын дип бәрәңге утыртып чыгасың. Җирнең башына җитәрәк, хәлең бетә башлагач: «Киләсе елга бераз киметергә туры килер, бу тиклем үк утыртырга кирәкми. Бигрәк күп җир булды әле», – дип мыгырданып аласың. Киметмисең инде аны. Узган ел да шулай дип уйлаган идең, берни дә үзгәрмәде. Тик бераз чәйнәнеп алгач, җиңел булып китә. Адәм баласына кемнедер тиргәргә кирәк, хет үзеңне әрләсәң дә рәхәт булып кала.

Башка эшләреңне карарга да өлгермисең, бакчаны чүп басып китә. Утап чыгасың. Мотлак рәвештә утап чыгарга кирәк, югыйсә чүпнең тамыры кала, ул тагын курпылап чыгачак. Чүп утау ул әйткәндә генә ике сүз. Шулхәтле җирне эшкәртер өчен ярты гомереңне туңкаеп үткәрергә кирәк.

Аннан күмәргә вакыт җитә. Күмәсең. Кәтмән белән инде, техника кертергә ярамый. Җир ката. Ат кертсәң, бәрәңге имгәнә. Әнә күршең мотоблок белән күмә. Ләкин аңа ярый, аңа шул кирәк. Ә синең бәрәңгең идеальный булырга тиеш.

Күмеп бетердем дип тынычланырга да өлгермисең, бакчаңны тагын чүп баса башлый. Аны тагын утап чыгарга кирәк. Бу юлы утыйсы килми, кәтмәнләп кенә чыгасың. И, кәтмәнләүнең ни рәхәте инде, бер башын бәргәләп чыгуга икенче башы тагын чүпләнә. Барыбер утарга туры килә. Тагын берничә көнеңне җиргә туңкаеп үткәрәсең дә бакчаңа карап сокланып торасың. И, бәрәңгеләре матур булып үсә, аралары песи ялаган шикелле чиста. Вәт, ичмасам, бакча бу! И, үзең дә маладис инде…

Шулай дип борыныңны күтәрергә дә өлгермисең, аны колорад коңгызы басып ала. Аны бөртекләп чүпләргә кирәк. Агу кертергә ярамый. Агулы бәрәңгене син кибеттән дә сатып алаласың. Әнә шундый агулы бәрәңге ашаганга кешеләр чиргә урала бит инде. Кемдә – рак, кемдә – шикәр… Әнә уң яктагы күршеләр бакчаларына агу сиптереп кенә чиргә уралдылар. Ире ютәлдән арынмый, хатыны ялкау, чәй дә кайната белми…

Бәрәңге ул уен-муен түгел, ачлык елларында кешеләрне коткарып калган нәрсә. Шуңа күрә ул чиста, бернинди химиясез булырга тиеш. Вәт, чүплисең колорад коңгызын берәмләп. Чүплисең дә банкага җыеп барасың. Ә ул – үлем белми торган нәрсә, бер көнне чүпләп чыгасың – икенче көнгә тагын ишәя. Химиясез яхшы бәрәңгенең тәмле исен сизеп күршеләрнеке дә җыеладыр инде. Аларны бик акыллы нәрсә диләр бит. Акыллыдыр. Кеше килгәнен күрсәләр, гел үлгәнгә салышып яталар.

Колорад коңгызларын җыеп бетердем дип сөенүгә, бакчаңны тагын чүп басып китә. «И, бу бакча эше чистый тилмертте инде, бераз ял да кирәктер», – дип бер-ике көн көтәсең. Ә чүп ял итми. Ул шундук бәрәңгеңне каплый башлый. Аптырап тагын чыгасың инде. Тагын берничә көнеңне эт эчәгесе, билчән, песи койрыгы кебек үләннәр арасында уздырасың.

Бакчаңның чисталыгын күреп тагын колорад коңгызлары җыела. Агу сиптерергә ярамый, банкаларның бушы калмады. Тик барыбер җыеп алырга кирәк. Кибеткә чыгып банкалар алып кайтасың да дәртләнеп эшкә керешәсең.

Шул рәвешле, берчә чүп утап, берчә корт чүпләп, җәең үтеп китә. Көз җитә. Бәрәңгеләр чынлап та идеальный булып үскән. Эре, матур, химиясез. Шушы идеальный бәрәңгеләрне казып аласың. Шатлыгың эчеңә сыймый. Күршеләрдән дә урап чыгасың. Аларныкы синеке кебек үк түгел, синеке яхшырак – бу икеләтә сөендерә. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү Ходайның рәхмәте кебек тоела. Теге бәрәңгеләрне җилләтәсең, эресен-вагын, теге-бу сортын аерып, базга саласың. Һәм шатланып, тынычланып каласың да бәрәңге турында онытасың. Бер-икене алып ашка саласың инде, бер-ике таба кыздырып ашыйсың. Мал-туарың да бик юк. Сорап килүчеләр, сатып алучылар да юк. Теге бәрәңге беркемгә дә кирәкми.

Язга кадәр базда ята шулай. Шытып бетә. Аны чыгарасың. Утыртырга дигәннәрен сайлап куясың. Утыртасың.  Ну, ашарга дип тә иң яхшыларын сайлап бер-ике капчык калдырасың. Яңа бәрәңге җиткәнче ул әле ашалып та бетми. Малны күбрәк асраган күршеләргә тәкъдим итеп карыйсың. Алмыйлар, үзләренеке дә җитәрлек. Теге бәрәңгеләр шытып, бөрешеп бетә. Шуннан соң барысын бергә җыеп чыгарып түгәсең.

Язын бәрәңге утыртканда тагын: «Ни пычагыма кирәк миңа шулхәтле җир. Барыбер бәрәңгене чыгарып кына түгәм бит…» – дип уйлап куясың. Тик берни дә үзгәртмисең. Һәм ел саен шулай кабатлана.

Бәрәңге ул мисал өчен генә инде. Ә без күпме гомеребезне үзебезгә кирәкмәгән нәрсәләр өчен сарыф итәбез икән?

Марат Кәбиров


Марат Кәбиров: Берни дә үзгәртмисең. Һәм ел саен шулай кабатлана.” язмасына фикерләр

  1. «Бәрәңге бунт»лары юкка гына булмаган, борынгы бабаларыбыз сиземләгәннәр. Бәрәңгене күп ашаганнарга артрит та яный, имеш. Туңкаеп-чүңкәеп күп чуалмас өчендер инде анысы.

Фикер өстәү