Вирусолог коронавирусны булдырмый калу ысулы турында сөйләде

Белгечләр битлек һәм социаль дистанция саклау Covid-19 коронавирусы эпидемиясен җиңәргә ярдәм итәчәк дип ышана. Бу хакта вирусолог биология фәннәре докторы Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Битлек вирус йоктыру ихтималын 70 процентка киметә. Шуңа күрә син вирус ияртеп, әйләнә-тирәдәгеләрне йоктыра башламасын өчен битлек киеп йөрү мөһим. Әгәр шул ук вакытта барысы да социаль дистанцияне үтәсә, авыру йоктыру ихтималы бер процентка кадәр кими. Мондый алым эпидемияне нәтиҗәле җиңәргә ярдәм итәчәк», — диде Альберт Ризванов.

Шул ук вакытта, битлекне иң күбе ике — өч сәгать кенә киеп йөрергә ярый. Аннан аны алыштырырга кирәк дип өстәде ул.

Аерым алганда, социаль җаваплылык, ягъни бөтен җирдә битлек киеп һәм дистанцияне саклау ярдәмендә Кытай хакимияте эпидемия белән бәйле вазгыятьне контрольгә алды.

«Кытайда хокук бозулар өчен кырыс җәзалар гамәлдә, өстәвенә дәүләт тест ясату өчен зур ресурслар бирде. Бездә даими рәвештә бөтен халык тест үтә алмый», — диде Альберт Ризванов.

/Татар-информ


Фикер өстәү