Татарстан терлекчеләре Россия күләмендәге бәйгедә алтын медаль алды

«Алтын көз — 2020» 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән «Нәселле һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. Алар арасында Татарстан предприятиеләре дә бар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Катнашучы предприятиеләрне 10 баллы система буенча комплекслы бәяләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның 6 оешмасы дипломнар һәм алтын медальләр белән бүләкләнде, болар:

  • «Сөт терлекчелеге» номинациясендә — «Ленин ис. Нәсел заводы» АХҖК һәм «Урал» АХҖК;
  • «Сарыкчылык» номинациясендә — «Кармалы» агрофирмасы» ҖЧҖ;
  • «Атчылык» номинациясендә — «Гиниятуллин С. Ш. ис. Племрепродуктор» ҖЧҖ;
  • «Дуңгызчылык» номинациясендә — «Камский бекон» ҖЧҖ;
  • «Авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру оешмалары» номинациясендә — «Элита баш нәсел предприятиесе» АҖ.

Конкурс авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлеген үстерүгә һәм пропагандалауга ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу, терлекчелек өлкәсендә эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләренә квалификацияле яшь кадрлар җәлеп итү максатларында уздырылды.

Нәселле һәм товар терлекчелеге конкурсы читтән торып узды, анда илдә сөт һәм ит юнәлешләре буенча үрчетелә торган төп мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, сарыклар, атлар, җәнлекләр, кош-корт, балыклар һ.б.лар тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/18-10-2020/tatarstan-terlekchel-re-rossiya-k-l-mend-ge-b-yged-altyn-medal-aldy-5779522


Фикер өстәү