Республикада коронавирус очраклары арткан

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган. Мондый сан республикада соңгы тапкыр июнь аенда теркәлгән булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Ике кеше коронавирусны читтә йоктырган, 39 очракта авыру аралашу юлы белән йоккан», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Тугыз пациент хастаханәдә, калганнары өйдә дәвалана.

30-50 яшьлекләр арасында 17 кеше, 50-60 яшьлекләр арасында 9 кеше, 60-70 яшьлекләр арасында 8 кеше авыру йоктырган. 18-30 яшьлек 5 кеше, 70-80 яшьлек 2 кеше коронавирус белән авырган.

Авыручылар саны буенча Казан беренче урында тора, монда 25 кеше авырган. Яшел Үзәндә өч, Балтач һәм Нурлат районнарында икешәр очрак теркәлгән.

Диагностика башланганнан бирле, республикада «коронавирус инфекциясе» 7 811 тапкыр куелган. 6 733 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 31 кеше узган тәүлектә терелгән.


Республикада коронавирус очраклары арткан” язмасына фикерләр

  1. Заинскийны телгәдә алган кеше юк,радио да сөйләми,телевезорда күрсәтми,чирләүчедә дөнья

Фикер өстәү