Казаннан яңа авиарейс ачыла

8 ноябрьдән Казан аэропортыннан Танзаниядәге Занзибар утравына туры авиарейслар ачылачак. Бу турыда аэропорт сайтында хәбәр ителә.

Казаннан Занзибарга самолет 9,5 сәгать оча. Рейслар көзге-кышкы чорда 10 көнгә бер тапкыр була. Очышлар 336 кеше сыйдырышлы Boeing 767-300 лайнерларында башкарыла, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү