Биектау районында трассада ике машина кара-каршы бәрелешкәч, бер автомобиль йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.
Юл-транспорт фаҗигасе иртәнге унбердә, Казан-Малмыж юлының 47 нче чакрымында, Рус Үрмәте авылы янында булган. 10 нчы модельле «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Киа Соул» машинасы белән кара-каршы бәрелешә.
«Лада» машинасындагы ир-атның аяк табанының бер өлеше өзелгән, «Киа» белән идарә итүче хатын-кызның аягы сынган, сөякләре күренеп тора», — дип сөйләде шаһитлар.
Шофер ханым эче авыртуга да зарланган. Машина йөртүчеләрнең икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.