Татарстанда сигез меңләп кеше салымнарын аванс белән түләгән

Татарстанда 8 меңгә якын кеше милек салымнарын аванс белән түләгән. Моны бердәм салым түләве сервисы ярдәмендә эшләргә мөмкин. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

«Әлеге сервисның активлыгы артканнан-арта. Әгәр статистика турында сөйләсәк, бүгенге көндә аннан 8 меңгә якын кеше файдаланган. Аларның барысы да салымнарын аванс белән түләгән», — дип хәбәр итте Каюмова.

Аның сүзләренчә, бердәм салым түләве – электрон кошелекның тиңдәше ул. Аның ярдәмендә салымнарны онлайн рәвештә түләргә мөмкин. Анда ел дәвамында теләсә нинди күләмдә акча кертеп була.

Бердәм салым түләве хезмәтеннән файдалану өчен салым түләүченең шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булырга тиеш. Анда «Аванс кошелегын тулыландырырга» дигән төймәгә басарга кирәк. Әгәр шәхси кабинет юк икән, ул чагында тиешле реквизитларны тутырып «Салымнар һәм пошлиналар түләү» дигән электрон сервистан файдаланырга мөмкин.

«Әгәр сезнең төрле төбәкләрдә салым салу объектлары күп булса, ул артык квитанцияләрдән азат итәчәк. Әлеге сервис шунысы белән уңайлы да», — дип сүзен йомгаклады салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы.

 


Фикер өстәү