БДИны дистанцион форматта үткәрергә җыенмыйлар. Бу хакта әти-әниләр белән онлайн -очрашуда Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев ТАССка сөйләгән.
– Гамәлдә булган технологияләр безгә мондый адымга барырга мөмкинлек бирә дип уйламыйм. Бүген БДИны онлайн тапшыручыларны контрольдә тоту мөмкинлеге юк, – дип белдерә Анзор Музаев.
Аның әйтүенчә, дистанцион белем беркайчан да традицион форматны алмаштыра алмый. Шулай да 2021 елда БДИда җитди яңалык көтелә. Беренче тапкыр информатика буенча сынауны компьютерда тапшырачаклар.