Рөстәм Миңнеханов Измирда Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрендә булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир (Төркия) провинциясенә эш сәфәре кысаларында Оештырылган сәнәгать зонасы предприятиеләрендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәнәгать зонасы Измирнең төньяк-көнбатышында диңгез портыннан – 20, аэропорттан – 45 һәм йөк автомобильләре өчен таможня постыннан 8 километр ераклыкта урнашкан. Гомуми мәйданы 624 гектар тәшкил итә. Сәнәгать зонасында 584 предприятие эшли, аларда 40 меңнән артык кеше хезмәт итә.

Компания-резидентлар текстиль сәнәгате һәм әзер киемнәр тегү, машина төзелеше, автокомпонентлар, пластик, электроника җитештерү, металл эшкәртү, химия һәм азык-төлек сәнәгате һ.б. тармакларын колачлый.

Татарстан Президенты сәнәгать зонасының кайбер предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, ул «Эссен Пластик» компаниясендә төрле диаметрдагы пластик торбалар җитештерү белән танышты. Заводта 2 меңгә якын төрдәге продукция җитештерелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Норм Дживата» заводында булды. Компания машина төзелеше, автомобиль секторлары, көнкүреш техникасы, электроника, мебель һәм төзелеш тармагы җитештерүчеләре өчен тимер беркеткечләр эшләп чыгара. Завод FORD, Fiat һ.б. зур компанияләр белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Президенты җитештерү линиясе һәм эшләп чыгарыла торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты.


Фикер өстәү