Фидания Лерон: «Йөкле чакта әллә ни иркәләнә алмадык»

Бала – бавыр ите, ди халык. Юкка түгелдер. 9 ай буе баланы йөрәк астында йөрткәндә дә, аны тудырганда да, үстергәндә дә ана кеше иң элек сау-сәламәт, тәүфыйклы булсын дип тели. Балалы йорт – бай йорт.

Фидания Лерон, укытучы, 3 бала әнисе:

– Ике кызыбыз, аралары 1 яшь тә 3 ай гына булса да, бер-берсеннән бик нык аерыла. Тышкы кыяфәтләре белән дә, холыклары белән дә алар төрле. Айсылу кызым бик тырышып, «5ле»гә генә укыды. Ләйлә кызым мәктәптәге укуга әллә ни басым ясамады, «4ле»гә укыды. Аның өчен үзе теләгән эш белән шөгыльләнү мөһим иде. Хәзер дә шулай. Айсылуыбызга сәнгатьле уку, матур сөйләү сәләте бирелгән. Ләйлә кызыбыз компьютер технологияләрен бик яхшы үзләштерә. Әлбәттә, охшаш яклары да бар. Икесе дә ышанычлы. Алар «ярар» дисә, димәк, эшне җиренә җиткереп үтиләр. Ялганны, буш куыкларны сөймиләр. Кызларым туган телебез өчен җан атып яши. Тиешле урыннарда телебезне яклап чыгыш ясыйлар. Йөкле вакытта әллә ни иркәләнергә, ризык төрләндерергә мөмкинлек булмады безнең. Авыр еллар иде. Казанда «прописка» юк. Анысы булмагач, ашамлык алырга талон да бирмиләр. Әллә шуны аңлап, балаларымның өчесе дә аерым ризык «сорамады». Авылдан алып килгәннәр, бакчада үстерелгәннәр белән көн иттек. Исемнәренә килгәндә, татарча матур исемнәр булсын дип тырыштык. Беренче бала булгач, Айсылу исемен ул туганчы сайлап куйдык. Ләйләгә бик озак исем эзләдек. Бәхтияргә әтисе Бакый Урманче хөрмәтенә Бакый кушмакчы иде. Мин каршы килдем, «Бака» дип йөртергә күп сорамаслар, дип курыккан идем. Аннары әтисенә дә Бәхтияр исеме ошады.


Фикер өстәү