Татарстанда 1,6 мең гектар җирдән уңыш җыеп аласы калган

Ашлыклар күптән ындыр табакларына кайтып бушатылса да, республикада кайбер соң өлгерә торган культураларны җыю дәвам итә әле. Татарстанның Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Тагын нибары 1,6 мең гектар җирдән генә уңыш җыеп аласы калган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 47,6 мең гектар мәйданнан 2,1 млн тонна уңыш җыеп алынган. Гектарыннан, уртача алганда, 440 центнер чөгендер казып алганнар. Министр бәяләвенчә, шикәр чөгендере – югары керемле культура. Быел әлеге культураны җыю эше югары дәрәҗәдә оештырылган.

– Моңа һава торышы да, шулай ук инвестицион компанияләрнең кызыксыну күрсәтүе һәм оешканлыгы да ярдәм итте, – ди ул.

Хәзерге вакытта заводларга 960 мең тоннадан артык чөгендер ташылган. Алар тәүлегенә 14 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртә. Нәтиҗәдә, әлегә Татарстанда 107 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.

Соң җыеп алына торган тагын бер культура – көнбагыш басулары да акрынлап бушап килә. Әлегә республикада 105 мең гектар мәйданда көнбагыш җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 88 процентын тәшкил итә. Марат Җәббаров билгеләп узганча, кайбер районнарда көнбагыш җыеп алу озаккарак сузылган. Андый кырлар Азнакай, Түбән Кама, Югары Ослан районнарында бар әле, ди ул.

Болардан тыш, бездә ашлыкка дигән кукурузны да җыю дәвам итә. Бүгенгә ул 45 процент мәйданда, ягъни 20 мең гектарда җыеп алынган. Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск, Югары Ослан районнарында иң күп мәйданнарда суктырылган. Уңыш 104 мең тонна тәшкил итә.

Культураларны җыеп алу белән бергә, кырларда киләсе ел уңышына да әзерлек бара. Министр әйтүенчә, туңга сөрү 1,7 млн гектар мәйданда башкарылган, ягъни бу – барлык күләмнең 94 проценты дигән сүз. Аларның яртысы тирәннән эшкәртелгән.

– 30 район хуҗалыклары туңга сөрүне төгәлләде. Спас, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Лаеш, Яшел Үзән, Кукмара районнарында фаразланган мәйданнарның 90 проценттан артыгы сөрелгән. Мондый темпларда аларга әле тагын бер атна вакыт кирәк булачак, – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, туңга сөреләсе җирләр тагын 20 – 30 процент мәйданда калган. Алар Әлки районында – 6 мең га, Әгерҗе районында – 14 мең га, Югары Ослан районында – 10 мең га.

Моннан тыш, Марат Җәббаров машиналарны кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләре турында да әйтеп узды. Аның сүзләре буенча, кышкы чорда 11 мең трактор, 2800 комбайн һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 80 проценттан артыгы төзекләндереләчәк. Запас частьларга ел саен 3,5 млрд  сумга якын акча тотыла.

– Ремонтны арзанайту максатларында, бөтен паркта үз вакытында дефектларны ачыклауны, заказлар урнаштыруны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен җылы көннәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калуны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров хуҗалык һәм агрохолдинг җитәкчеләренә.

 


Фикер өстәү