«Волонтер»ларның наркотик матдә сеңдерелгән битлекләр таратып йөрүе турындагы хәбәрнең ялган булуы ачыкланган

Социаль челтәрләрдә,  ниндидер «волонтер»лар фатирдан фатирга наркотик матдә сеңдерелгән битлекләр таратып йөри, дигән имеш-мимешләр таралды. Янәсе, кеше шуны кигәч, аңын югалтып егыла да «волонтер» фатирны талап чыгып китә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге мәгълүматның ялган хәбәр икәнен җиткерә. Хокук сакчылары әйтүенчә, беренчедән, мәгълүматның кайдан алынганы, икенчедән, бу хәлнең кайда булуы төгәл күрсәтелмәгән. Өченчедән, хәбәр таратучылар аны башка кешеләргә юлларга куша. Бу исә халыкны куркуга салу өчен эшләнә.  Шушы ике сәбәп һәм мәгълүматны тарату үтенеченең урын алуы хәбәрнең ялган булуы турында сөйли. Аның төп максаты – халыкны куркуга салу, дип хәбәр ителә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы сайтында. Полиция вәкилләре кисәтүенчә, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә янардай ялган мәгълүмат тараткан законда җаваплылык каралган. Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, ялган хәбәр таратучыларга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган.

 


Фикер өстәү