Көнбагыш мае бәясе рекордлы дәрәҗәдә арткан

Бер атна эчендә көнбагыш маеның бер тоннасы бәясе 74 175 сумга җиткән. Узган атнада майның бер тоннасы хакы шулай ук моңарчы күрелмәгән күрсәткечне – 71 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта, авыл хуҗалыгы базарларын өйрәнүче “Совэкон”компаниясе мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

Моннан тыш белгечләр көнбагыш бәясе үсүне дә теркәгән. Аның уртача хакы тоннасына 1 375 сумга артып, 30 875 сумга җиткән.
Белгечләр әйтүенчә, моның сәбәбе экспортка чыгарыла торган май бәясенең кинәт кенә өскә “сикерүенә” бәйле. Алар көнбагыш базарында бәяләрнең алга таба да үсүен фаразлый.


Фикер өстәү