Курку белмәс, батыр кеше иде

Узган шимбә көнне дуслары, туганнары, якташлары Казанда Зөфәр ага Салиевның кырыгын билгеләп узды (мәрхүм туксан җиденче яшендә, 7 сентябьдә Ходай хозурына күчте). Кызы Роза ханымның җылы, якты, иркен өендә Даут хәзрәт, бүген – Мәүлид аеның беренче көне, дип салаватлар әйтте, мәрхүм Равил аганың урыны оҗмахның түрендә булсын иде, дип ясин чыкты.

Зөфәр аганы республикабыз, татар җәмәгатьчелеге «Россия Президенты Борис Ельцинга түбәтәй кидергән кеше» буларак белә. Заманында Казанда, Татарстан Язучылар берлегендә, «үзегез теләгән кадәр суверенитет алыгыз» дигән ымсындыргыч сүзләрен татар җәмәгатьчелегенә җиткергәч, илбашына түбәтәй кидергән иде ул. Дөрес, соңрак, кыю, куш йөрәкле замандашыбыз президентка: «Син безнең өметләрне акламадың, түбәтәемне кире кайтар!» – дип телеграмма сукты. Суккандырмы, ул телеграмманы илбашының кулына тоттырганнардырмы, гомумән, почта хезмәткәрләре кабул итеп алгандырмы, белмим. Миңа калса, алулары алай ук мөһим түгел, Зөфәр аганың үз фикерен, ризасызлыгын президентның үзенә җиткерергә теләве әһәмиятле. Әнә язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла искә алу кичәсендә аны «курку белмәс, батыр кеше иде» дип атады.

– Зөфәр абый шанлы, даулы туксанынчы елларда милләтпәрвәрләребез белән бер сафта булды. Без аның белән башкалабызның Ирек мәйданында, тамаклар карлыкканчы, «Азатлык!» дип кычкырып, оран салып йөрдек, – дип сөйләде ул. – Сер түгел, яшь егетләребезгә мәйданда ОМОН тәпәчләре дә эләкте. Шундый чакларда ул арага керә, ничек тә яшьләрне якларга тырыша иде. Соңрак ачлык игълан итеп Ирек мәйданында утыручылар сафына да кушылды. Кайберәүләр әле дә, Ирек мәйданына азатлык дәгъваларга чыгучыларга акча түләделәр, дигән гайбәтләргә ышана. Өендә бәрәңге, камыр ризыклары пешереп, көннәр буе мәйданда торучыларны сыйлап йөрүче әбиләрне, Равил абый кебек олы яшьтә булса да, җаны түзмәгәнгә мәйданга чыгучы шактый күп өлкәннәрне беләм. Ярдәмчел, игелекле, гаҗәп кызыксынучан, укытучы, остаз кеше иде ул.

Укытучы дигәннән. Зөфәр Салиев – озак еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән кеше. Әнә Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылыннан килгән Әхтәм Мусин: «Зөфәр абый минем беренче укытучым, остазым булды. Ул салдырып калдырган урта мәктәптә егерме биш ел инде директор булып эшлим. Авылыбызда аны һаман сагынып искә алалар», – дип белдерде. Укытучы хезмәтенә мәһәббәтне уллары Рафаил белән Равилга да сеңдергән булган икән остаз. Икесе дә озак еллар мәгариф системасында эшләде, мәктәп коллективларын җитәкләде. Роза белән Рамил исә сәламәтлек саклау өлкәсен үз итте. Төпчекләре Рамил бүген дә бик җаваплы хезмәттә – башкалабызның 18 нче хастаханәсендә хирург булып эшли.

– Әтиебез әдәбият, сәнгать, матбугат әһелләрен бик хөрмәт итте. Бауман урамында йөрергә ярата, еш кына Матбугат йортына кереп, язучылар, журналистлар белән аралаша иде. Үзе дә бик күп газета-журнал яздырып алды. Безгә дә язылып укырга кушты. Ошаткан саллы фикерләрне астына сызып укый, шул өлешне безгә дә укыта. «Улым, менә шуларны укы, бел: кирәк булыр!» – дип әйтә иде. Без – дүрт бала Казанда бер чордарак укыдык. Шәһәргә кил дисә, безне җыеп, Камал театрына алып бара, премьераларны калдырмаска куша, «театрда бик күп гыйбрәт бар» дип әйтә иде. Язучыларны, бигрәк тә авылдашы Хәсән Туфанны бик хөрмәт итте. Үземнең дә кечкенә чагымда Хәсән абыйның өендә булганым, җимешләп чәй эчкәнем истә. Ничә еллар туган авылын күрмәгән, ни сәбәптәндер кайтуын кичектереп килгән Хәсән абыйны Иске Кармәтенә алып кайтты, – дип хатирәләрен яңартты төпчек малай.

Әдәбиятка, сәнгатькә, тарихка тартылуы бигрәк тә  икенче улында – Равил абыйда чагыла дип әйтер идем мин. Туган авыллары турында «Иске Кармәт авылы тарихы», «Өметнең чиге юк» дигән хезмәтләр язып бастырды, гаярь әткәсе турында «Тартышканда табарсың хакыңны» дигән китап язды ул. Бу көннәрдә авыл тарихына кагылышлы өченче китабына мәгълүматлар туплап йөргән чагы.

Бәхетле кеше иде Зөфәр абый. 1924 елны туып, Суслонгер лагерьларын узып, авыр сугышлар кичеп, исән-сау кайта алган ветеран иде ул. Сер түгел, Бөек Ватан сугышында иң күп кырылганнар – егерме дүртенче елгылар. Күрәсең, Ходай Тәгалә аны, әле синең дүрт бала үстереп, аларны халкыбызга кирәкле кешеләр итеп тәрбиялисең; Ирек мәйданында «Азатлык!» дип оран салып, милләтебезгә ирек дәгъвалап йөрисең бар дип, безнең көннәргә саклаган.

 Рәшит Минһаҗ


Курку белмәс, батыр кеше иде” язмасына фикерләр

Фикер өстәү