Чишмә – әниләрнеке, юлы – Путинныкы

Ничектер бер очрашуда шәһәребез архитекторы Фирдәвис Ханов Сухрау авылында ял паркы төзелү турында әйткән иде. «Бу авыл җирлегендә берничә милләт вәкиле яши, әллә шуңа күрә, элмә такталары – гел рус телендә. Паркны «Рябинушка» дип атарга булганнар. Мин «Миләшкәем»не дә өстәргә тәкъдим иттем. Барып карап кайт әле бер җаең чыкканда», – дигән иде ул чакта Фирдәвис әфәнде.

Күңел дәфтәренә теркәп куйдым моны. Ял көнемдә автобуска утырдым да юлга кузгалдым. Мине Болгар авылы тукталышында каршы алдылар. Сухрау авыл җирлегенә алты авыл керә, болар: Кызыл Яр (халык телендә Яуш), Болгар, Верхний Ключ, Сименеево (халык телендә – Би), Сухрау һәм Смыловка. Аларда 1200дән артык кеше яши. Төгәлрәге, исәптә тора. Шәһәр якын бит: авылда йорт җиткереп, калада теркәлүчеләр дә шактый. Күчеп килүчеләр дә бар. Төрле милләт вәкилләре яши. Бер авылда – чиркәү, икенчесендә – мәчет.

– Тик бу авыллардагы гадәти тормышка бернинди дә йогынгы ясамый, – ди җирлек башлыгы Ришат Галимов. – Туксанынчы еллар азагында бер әрмән гаиләсе килеп урнашты, үзләренең фермаларын булдырдылар. Алар инде үз кешебезгә әйләнде. Алай гына да түгел, җирлектә барган эшләр белән кызыксынып, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тора бу гаилә. Үзара салымны да беренчеләрдән булып алар түли.

Үзара салым дигәннән, Ришат әфәнде белән Болгар авылы зиратына кагылдык. Гомумән, ул анда ике көннең берендә була икән. «Зират ерактан ук күңелгә шом сала торган урын булырга тиеш түгел. Ташландык хәлгә килгән каберне күреп, йөрәк әрни. Хуҗасының балалары хәлле югыйсә, ә менә әти-әнисен, туганнарын зиярәт кылырга, ни сәбәпледер, әллә вакыты, әллә теләге юк. Андыйлар зиратта уздырыла торган өмәгә дә сирәк килә. Ә мин атнага бер тапкыр булса да әйләнеп чыгарга тырышам. Күпләр моны минем вазыйфа дип саный», – ди җитәкче.

Хәзер биредә төзекләндерү эше бара, аны нәкъ менә үзара салым акчасына башкаралар. Ә андый эшләр исемлеге шактый. Ни дисәң дә, бер сум дүрт сум булып кайта бит. «Бер кешедән 200 сум исәбеннән җыябыз. Инвалидлардан алмыйбыз. Кемдер шатлана-шатлана бирә, мескенләнгәне дә бар. Бу – намус эше. Бер тиен дә юк-барга сарыф ителми, ел саен халык алдында исәп-хисап тотам. Йөзем чиста, шуңа да җыелышларда күз карашын аска төбәп утырмыйм. Әлегә кадәр якташлар хезмәтемнән канәгать булды. Планнар зурдан, район җитәкчелеге ягыннан хуплау бар, финанс ярдәме булса, Болгар авылын милли туризм маршрутына кертергә ниятлибез, – ди Ришат Галимов.

«Әниләр чишмәсе»нә дә кагылдык. Берара ташландык хәлгә килгән  бу урынны чистартуга шактый вакыт киткән. «Тәвәккәлләп тотынырга гына кирәк, ярдәм итүчеләр табылды. Әниләребез-әбиләребез суга төшкән чишмә бит бу. Бер уңайдан әйтеп китим әле: ярдәмчеләрем әйбәт минем – авыл клубы, китапханә һәм балалар бакчасы мөдирләре. Аларны, үз итеп, «урынбасарларым» дим. Икенче яктан – депутатлар корпусы. Күп түгел – тугыз кеше, ләкин көчле рухлылар. Һәм, әлбәттә, авыл халкы», – дип сөйли җирлек башлыгы.

Чишмәгә төшү юлында ял итү урыны да ясаганнар. Ришат әфәнде уенча, бирегә ял итәргә килүчеләр китап укый ала, балалар өчен өстәл уеннары куярга мөмкин. Салкын су белән коенырга яратучылар өчен махсус чишенү-киенү кабинасы да ясап куйганнар. Хәтта авылдагыча кул югычка кадәр бар. «Күпме көч, хезмәт керде монда. Шуның кадерен белергә, сакларга кирәк югыйсә… Юк инде, юк…». Аның бу сүзләре йөрәк түреннән сыкрап чыкты.

Ул ара да булмады, кызып-кызып, тау башында төзелә башлаган спорт мәйданчыгы турында сөйли башлады. Чынлыкта башлыкның хыялы моның белән генә чикләнми. «Мәйданчыкка каршы якта ял итү урыны булдырырга исәп. Анда берничә ат өчен утар төзеп, туристларны атта йөртергә мөмкин. Чишмә суыннан чәй кайнатырбыз, милли ризыклар пешерербез. Кыскасы, алда зур эшләр көтә», – ди ул. Чишмә шушы проектның бер өлеше булып тора. Димәк, эш башланган.

Мондый матур чишмә бер Болгар авылында гына түгел. Юлыбыз – Яуш авылына. Ришат – теле телгә йокмас кеше. «Бу авылга бәйле бер вакыйганы сөйләп китим әле. 2012 елда, Татарстан делегациясе составында, Уфа шәһәрендә узган Бөтенроссия аграр форумында катнашырга насыйп булды. Алай гына да түгел, чыгыш та ясарга тиеш идем. Ләкин форумның эш планы бераз үзгәрде һәм Путинга сораулар бирергә мөмкинлеген әйттеләр. Ә андыйлар күп иде. Кул күтәрүчеләр арасында мин дә бар, тик нигәдер минекен күрмиләр. Ачу килә башлады. Торып бастым да кул күтәрдем. Сүз бирделәр. «Владимир Владимирович, безнең җирлектәге ике авылның урамына юл салырга кирәк иде», – дим. Кайдан булуымны сорый. «Татарстанның Түбән Кама районындагы Сухрау авыл җирлеге башлыгы булам. Ә авыл халкына юл кирәк», – дим. «Сезнең Президент – бик әйбәт кеше, үтенечегезне җиткерермен», – диде. Чыннан да, бер ай да узмады, Яуш урамына юл салыначагы билгеле булды. И сөендек инде. Шуңа да авыл халкы моны «Путин юлы» дип атый. Юл белән генә туктамадым, авылның чишмәсен дә төзекләндерүгә ирештем. Авыл халкына рәхмәтем зур, кайчан чакырсам да, килделәр, ярдәм иттеләр».

Тагын юлга кузгалабыз. Мин бит – чишмәләр карап йөрергә түгел, ә федераль бюджет хисабына төзелә торган паркны күрергә килгән хәбәрче. Шактый зур авыл бу. Юлда очраганнар янында тукталып, хәл-әхвәлләрен белешми үтми.

– Әнә теге апа – мәгариф ветераны. Аның янында тукталмый үтеп китә аламмы соң?! Ул бүген дә җирлекнең җәмәгать тормышында актив катнаша. Менә шундый алтын кешеләрем һәр авылда бар һәм берәү генә түгел. Ә яшьләр авылдан качу ягын карый. Янәсе, эш юк. Теләгән кеше кул кушырып утырмый анысы. Печән чабучы юк бит – хайван асрарга иренә халык. Югыйсә, итне сату проблемасы юк дип беләм. Авылда тимерче калмады. Үзем – балта остасы да, тимерче дә, эретеп ябыштыручы да. Әле менә Садретдиновлар кайтып төпләнде. Алар турында аерым язарга була, – дип сөйли җирлек башлыгы.

Проект буенча, парк төзелеше ике этаптан тора. Аның беренчесендә Сабан туе мәйданы каралган. Шунда ук балалар мәйданчыгы да керә. Болары инде кулланышта. Парктан ерак түгел генә – буа, аның ярында – барлык таләпләргә туры килгән пляж. Бер якта спорт мәйданчыгы була. Юл буена утыргычлар, яктырткычлар куелачак. Кыскасы, җирлек халкы өчен дә, кунакларга да менә дигән ял итү урыны. Ришат Галимов әйтмешли, дөньялар гына тыныч булсын.

– Болгар авылындагы мәктәпне генә саклап калып булмады. Шушы авыл егете бит мин. Мәктәптән соң Алабуга педагогия институтында белем алдым һәм туган авылыма физкультура укытучысы булып эшкә кайттым. Шунда төпләнеп калдым. Беркая да китәсем килми, – дип сөйли ул. – Бу миңа ник кирәкме? Мин булмасам, тагын кем? Инде барысына кул селтәп, башкалар кебек шәһәргә чыгып китәм дип уйлаган чаклар булды, аннан үземә әнә шул сорауны бирәм. Юк инде, туган авылымны язмыш сынавына калдыра алмыйм. Авыл халкы ни дияр? Армиядән кайткач карыйм: авылда бер генә гармунчы да калмаган. Гармунчысыз авыл була димени?! Яшь чак бит, җырлыйсы да, биисе дә килә. Ә нигә үземә өйрәнмәскә? Өйрәндем. Кичке уеннар оештырдык, бәйрәмнәрне клубта билгеләп үтә башладык. Ният һәм теләк кенә кирәк. Авылда күкрәк киереп, борын чөеп йөрүчеләрне өнәмиләр. Мин монда барысы өчен дә – Ришат. Булдыра алмаганга үрелмим, читнекенә кызыкмыйм. Халык белән тату яшибез. Шунсыз мөмкин дә түгел.

 

Нурисә Габдуллина


Фикер өстәү