900 төрле чәйнек җыйган Альмира Гайнуллина: «Киләчәктә чәйнек музее ачасым килә»

Казанның Залесный бистәсендә яшәүче Альмира Гайнуллинаның өендә 900 төрле чәйнек бар. Чәйнекләр өчен өендә махсус аерым бүлмә дә ясап куйганнар.

Әлеге эшкә ул эшкә 2005 елда тотына. Арада иң кадерлесе дә бар. Анысы әбисеннән калганы.

– Кече улым «Ак барс»ның яшьләр командасында 10 ел уйнады. Алар белән төрле шәһәрләргә ярышка йөри идек. Беренче тапкыр Пенза шәһәренә бардык та, чәйнек алдым. Икенче юлы да шушы шәһәргә бардык. Тагын бер чәйнек алып кайттым. Шуннан соң башыма уй килде: нигә әле тагын башка җирләрдән дә алып кайтмаска? Шулай итеп, өемә чәйнекләр ташый башладым. Чәйнек җыйганымны белгәч, туганнарым, дусларым да бүләк итәләр, – ди ул.


2014 елда элеккеге заман чәйнекләрен җыя башлый. Күңелендә алары күбрәк кызыксыну уята. Чәйнекләр арзан түгел, ди ул. Әмма теләгенә каршы бара алмый.

– Чәйнекләрне интернеттан да, базарлардан да алам. Үзебезнең Казаныбызда да матур чәйнекләр бар. Чит илгә барсак, аннан буш кайтмыйм. Бер хыял белән яшим. Киләчәктә чәйнек музее ачасым килә, – ди Альмира ханым.


Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү